Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Тупач авылы болыннарының шифасы

Минзәләбезнең табигате бай һәм матур булуы өстенә, аның шушы матурлыгын, байлыгын күрә, файдалана белүче талантлы кешеләребез дә җитәрлек.

(Минзәлә, Илшат Вагыйзов, Минзәлә-информ)

Кемдер үләнен, җимешен җыеп, шуннан шифасын ала, кемдер агачтан төрле сыннар ясый.

Бүген исә Тупач авылында яшәүче Рәзифә апа Камалетдинова белән таныштырабыз. Ул табигать биргән нигъмәтләрне: җиләк-җимеш, шифалы үләннәрне җыюны үзенә шөгыль итеп алган:

- Үзебезгә кыш буена җитәрлек шулай табигать байлыкларын ел саен җыябыз, ди Рәзифә ханым.

Яңа гына җыеп алган кып-кызыл булып пешкән җир җиләге тулы чиләкне күрсәтеп, әзерләп куйган шифалы үләннәре белән таныштыра. Яз ахыры- җәй башында әрәмәдән җыйган карлыган яфракларын күрсәтә. “Тын юлларына файдалы”, дип яз көне җыйган нарат чәчәген күрсәтә – аны чәйгә кушып эчә икән. Юкә чәчәген дә салкын тиюдән сакланыр өчен киптерергә куйган. “Гөлҗимеш үзе файдалы булгач, чәчкәсе дә файдалы”, - дип анысын да җыйган. Уңган ханым мелисса, кызыл чөгендер, алма, мәтрүшкәне дә ел саен киптерүгә куя.

“Менә шушы витаминнарны кыш көне кулланабыз, Аллага шөкер, чирләгәнебез юк. Туганнарга да өләшәбез, бик тәмле була чәйләребез” – ди ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X