Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Тупач чишмәсен зурлау 5 июньдә булачак

"БлагоДарение" фонды Тупач авылы кешеләре өчен соңгы елларда зур эшләр башкарды: авылны асфатьлы, клублы итүгә үз өлешен кертте, мәчетне яңартуда булышты, Сабантуй мәйданын яңа урынга күчерүдә ярдәм итте.

Илдус Шаһиев, Минзәлә- информ

Быел ике ел дәвам иткән чишмә янын төзекләндерү төгәлләнүне дә зурлап билгеләп үтәчәкләр.

Васил Гыйләҗетдинов, төзелеш эшләрен алып баручы оешма җитәкчесе:

-Тантаналы ачу көненә килүчеләр яңартылган чишмәне һәм аңа килү юлларын күреп, исләре китәчәк.Басма әзер, килү сукмагына брусчатка җәелә.Зур күләмдә җир эшләре башкарылды.

Бишенче июньдә чишмә тантанасыннан соң, авыл җыены үтәчәк.Бәйрәмгә килгән кеше рәхәтләнеп ял итсен өчен мавыктыргыч мәдәни- спорт программасы төзелгән.

Исегезрә төшерәбез- 4 июнь көнне Авыл көннәре Әтрәкле, Калморза авылларында үтәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X