Тупачта «Коймак бәйрәме» үткәрделәр
Хәтта Башкортостаннан кунаклар килгән
Илшат Вагыйзов, «Минзәлә-информ»
Минзәлә районы Тупач авылында Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышлап «Коймак бәйрәме» үткәрделәр. Әлеге чараны авыл китапханәсе һәм клубы бергәләшеп оештырылды.
— Бәйрәмдә барлыгы 15 ләп гаилә катнашты. Аларның һәркайсысы үзләре пешереп алып килгән коймакларын тәкъдим иттеләр, рецептлары белән уртаклаштылар. Бөтенесе дә шул кадәр тәмле пешереп алып килгән, берсен генә дә аерып әйтеп булмый. катнашучыларыбыз арасында хәтта авылыбызга Башкортостаннан кайткан кунаклар бар иде, — диде «Минзәлә-информ» белән әңгәмәдә авыл китапханәчесе Лилия Миңнеханова.
Караңгы төшкәнче дәвам иткән бәйрәм аеруча җәйге ялларга кайткан балалар өчен күңелле булды. «Авылыбыз оныкларга бай, барлыгы кырыклап бала кайта», ди Лилия Миңнеханова. Алар өчен кызыклы уеннар да оештырылды. Ә Минзәләдән килгән район мәдәният сарае артистлары Рифнур һәм Айгөл Кәбировлар үзләренең җырлары белән бәйрәмгә тагын да ямь өстәделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
MAX: Новости Мензелинска - Мензеля онлайн
Одноклассники: ok.ru/menzelinsk
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев