Минзәлә
  • Рус Тат
  • Тырыш хезмәтләре өчен – район башлыгының Рәхмәт хатлары һәм премияләр

    Бүген Минзәлә муниципаль район башлыгы урынбасары Фәис Вагыйзов "Мензелинские зори" агрофирмасының "Калморза" хуҗалыгыннан "Акрос" комбайннарында 1әр мең тонна һәм аннан да күбрәк ашлык суктырган комбайнчылар - Дамир Гардисламов, Рафис Бәдриев, Рәвис Сабиров һәм Марсель Әхмәтовка район башлыгының Рәхмәт хатларын һәм 3әр мең сум күләмендә премия тапшырды. Тырыш хезмәтләре өчен шушы...

    Бүген Минзәлә муниципаль район башлыгы урынбасары Фәис Вагыйзов "Мензелинские зори" агрофирмасының "Калморза" хуҗалыгыннан "Акрос" комбайннарында 1әр мең тонна һәм аннан да күбрәк ашлык суктырган комбайнчылар - Дамир Гардисламов, Рафис Бәдриев, Рәвис Сабиров һәм Марсель Әхмәтовка район башлыгының Рәхмәт хатларын һәм 3әр мең сум күләмендә премия тапшырды.

    Тырыш хезмәтләре өчен шушы бүләкләрне тапшырыр алдыннан Фәис Зәкиҗанович игенчеләргә мондый сүзләр әйтте:

    -Игенчеләребезнең хезмәтен зурлау, эшкә дәрт өстәү максатыннан оештырылган мондый кызыксындыру чараларын куллануны быел да дәвам итәбез. Быелгы уракта мондый премияләр 40 комбайнчыга тапшырылды. Яңадан-яңа уңышларга ирешергә язсын сезгә, - диде ул.

    Комбайнчыларга район башлыгының әлеге бүләкләре хуҗалыкның сабан бодае басуында тапшырылды.

    -Районда 40700 гектар игеннәрнең 83 проценты җыеп алынды. Хәзер комбайннар сабан бодае суктыруда эшли. Аяз көннәрнең һәр сәгате дә кадерле, мөмкинлек булуга бар техника яңа уңышны җыеп алуга файдаланыла, - диде район авыл хуҗалыгы идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге начальнигы Нурлыгаян Нәбиев.

    Безнең белешмә

    Форсаттан файдаланып алдынгы комбайнчылар белән сөйләшеп алдык. Барысының да кәефләре күтәренке, йөзләрендә елмаю балкый.

    Узган ел алар арасында иң күп ашлык суктырганы Рәвис Сабиров булган, быел да алдынгылыкта. Ярдәмчесе - Кама политехника институтының 3 курс студенты Илназ Усманов белән 1000 тонна ашлык суктырган. Марсель Әхмәтов ярдәмче итеп улы Илшатны алган, Дамир Гардисламов улы Ленар белән эшләве хакында әйтте.

    Араларында иң зур стажлы комбайнчы Рафис Бәдриев булып чыкты, ул 20 елдан артык комбайн штурвалын иярли.

    -Быел көзен 50 яшем тула, алтынчы сыйныфта ук комбайнчы ярдәмчесе булып эшли башлаган идем инде. Шуннан бирле урактан калган юк. Быел ярдәмчем Солтан Нуриев бик тырыш егет булды, 1122 тонна ашлык суктырдык инде. Без эшләгән Иркәнәш басуларында игеннәрнең уңышы бигрәк тә әйбәт булды, биредә дә уңыш әйбәт. Бу сабан бодае басуында уңыш һәр гектардан 25 центнердан да ким түгел, эшләве дә күңелле, - диде ул.

    Комбайнчылар хезмәт хакыннан да канәгать булуларын белдерделәр. Алар өчен басуда көнгә ике тапкыр кайнар аш оештырылган. Аш пешерүчеләр Равилә Гәрәева белән Роза Бәдриеваны игенчеләр мактап телгә алдылар.

    Сан

    Иген басуларында агрофирманың 16 комбайны эшли, алар белән һәркөнне 500 гектардан күбрәк игеннең уңышы җыеп алына.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: