Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Төзекләндерү буенча темп көчәйгәннән көчәя бара

Дүртенче санлы балалар бакчасы территориясен төзекләндерү – көнүзәк мәсьәләләрнең берсе.

(Минзәлә, 6 август, Флүрә Мусина, “Минзәлә-информ”)

Район башлыгы Айдар Салаховның дәүләт программалары буенча капиталь ремонт, төзекләндерү эшләре бара торган социаль объектларда эш барышы белән танышуы бу юлы Минзәлә елгасы яр буеннан башланды. Якын перспективада башкарылачак эшләр тагын бер кат күздән кичерелде, җаваплы оешмаларга бурычлар куелды.

Чираттагы объект –дүртенче балалар бакчасы иде. Бакчага балаларны кабул итүгә санаулы көннәр калып бара. Шуңа күрә төзекләндерү эшләре буенча темпны тагын да көчәйтергә кирәк, диелде әлеге территорияне төзекләндерү эшләре белән танышканда район башлыгы Айдар Салахов тарафыннан.

Гүзәл Әхмәтова, балалар бакчасы мөдире:

–Төзекләндерү эшләре буенча темп көчәйгәннән көчәя бара. Хәзер “Электроком” оешмасыннан электриклар яктырткыч баганалар урнаштыру белән мәшгуль, “Лига” оешмасыннан төзүчеләр койма өчен баганалар утырталар, автостройлылар бордюрлар урнаштыралар, периметр буйлап асфальт түшәүгә әзерлек эшләрен башларга торалар.”Чиста шәһәр” бүген территориягә туфрак кайтара башлады. Иртәгә суүткәргеч һәм канализация челтәрләренә су җибәреләчәк.

Балалар бакчасының эчендә үзебезнең хезмәткәрләр кайнаша, юабыз, җыештырабыз. Мебельләр кайтарыла башлады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев