Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Төзекләндерү эшләре көйле бара

Район башлыгы Айдар Салахов подрядчы оешмалар җитәкчеләре белән капиталь ремонт, төзекләндерү эшләре баручы социаль объектларда эш барышы белән танышуы бу юлы Минзәлә елгасы яр буеннан башланды.

 (Минзәлә, 13 август, Флүрә Мусина, “Минзәлә-информ”)

Шәһәребезнең Атлар мәйданында “Безнең ишегалды” программасы буенча ишегаллары төзекләндерелә. Район башлыгының программага кергән ишегалларындагы йортларда яшәүчеләрнең теләкләре игътибарда тотылырга тиеш, дигән сүзләре подрядчыларга сыйфат турында искәртә. Бу юлы подъездга керү юлын җайлап бетерү буенча Тукай урамы, 62 нче йортта яшәүчеләрнең фикерләренә җитди караган подрядчыларның эшкә мөнәсәбәтләренә дәлил булдык. Узган атнада әлеге йортта яшәүчеләр үзләренә комачаулап торган сирень агачын кисәргә кирәклеген әйткәннәр иде, бу юлы барысы да тәртиптә, куаклар киселгән, йорт кыегыннан үтүче газ торбасы да буяп куелган. Балалар бакчасы каршындагы урам буенча сузылган газүткәргеч торбалар да буяла.

Дүртенче санлы балалар бакчасы территориясен төзекләндерү эшләре тулы куәткә бара. Электриклар яктырткыч баганалар урнаштыруны төгәлләгән, территориянең коймасын тоталар, күләгә өчен корылмаларда балта осталары кайнаша.. Автостройлылар асфальт түшәүгә әзерлек эшләре белән мәшгуль. Бакча хезмәткәрләре тырышып куаклар утырта, чәчәкләр утыртырга әзерләнәләр. Территориядә уен, спорт, ПДД мәйданчыклары ясауга әзерлек эшләре бара.

Шәһәребез уртасындагы “Торак һәм шәһәр мохите” дигән милли проектлар кысаларында төзекләндерелүче “Школьный” скверында да эш кайный. Подрядчы оешма тарафыннан эшләр график нигезендә алып барыла. Объектта бу көннәрдә 15ләп кеше эшли.

Шәһәр объектлары белән танышу барышында якын перспективада башкарылачак эшләр тагын бер кат күздән кичерелде, Айдар Салахов тарафыннан җаваплы оешмаларга бурычлар куелды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев