Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Төзелеш министры урынбасары Айназ Ярмиевнең Минзәләгә визиты

Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры урынбасары Айназ Ярмиев Минзәлә шәһәренә эшлекле визит белән килде.

(Минзәлә, Флүрә Мусина, “Минзәлә-информ”)

Район башлыгы Айдар Салахов, район башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры урынбасары Айназ Ярмиев, шулай ук подрядчы оешмалар җитәкчеләре катнашында төзелеш буенча күчмә киңәшмә булды.

Министр урынбасары бу көнне Минзәлә шәһәренең төзелеш һәм капиталь ремонт объектларын, шулай ук "Безнең ишегалды" программасы буенча ишегалларын төзекләндерү эшләренең барышын карады. Дәүләт программалары буенча эш барган объектлар белән танышкач, башкарылган эшләргә карата үзенең уңай фикерен белдерде.

"Безнең ишегалды" программасына шәһәрдәге күпкатлы йортларның 6 ишегалды кертелгән. Хәзерге вакытта шәһәрдәге Пионерская, Пролетарская урамнарындагы ишегалларын төзекләндерү буенча кайнар эш бара. Министр урынбасары подрядчылар белән очрашты. Эш барышы белән кызыксынганда подрядчыларга эш темпын арттырырга кирәклеген искәртте.  Ишегалларында керү юлларын беренче кат асфальтлау төгәлләнеп килә, хәзер икенче кат асфальт җәюгә әзерлек эшләре бара. Тротуарлар җәелә, уен мәйданчыклары ясала. Балалар мәйданчыкларын уен элементлары белән тәэмин итү процессының бераз киеренке булуын истә тотып, уен элементлары поставщиклары белән элемтәгә керде һәм мәсьәләне урында хәл итте: бу процессны тизләтергә кушты.

“Школьный” скверында да төзекләндерү эшләре бара. Пдрядчы оешма җитәкчелегенә биредә төзекләндерү эшләрен 1 сентябрьгә тәмамларга кирәк, дигән тәкъдимен җиткерде министр урынбасары Айназ Ярмиев.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X