Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Ульян, Волгоградта спектакльләр куелды, чиратта - Әстерхан

"Большие гастроли" федераль программасы буенча гастрольләр Ульяннан герой- шәһәр Волгоградта дәвам итте.

Безнең спектакльне оештыручылардан берсе, якташыбыз, Актанышта туып-үсеп биредә 1971 елдан бирле гомер итүче Сирена Газизовна Исмәгыйлева шәһәр буйлап экскурсия уздырды, Мамай Курганына мендек, дом Павлова, жимерелгән тегермән хәрабәләрен карадык,сугыш афәтеннән тетрәндергеч язмышлар турында ишеттек.

Спектакльдән алган тәэсирләрдән исә тамашачы озак уйланып йөрер әле. "Искиткеч, шаккаткыч, бу кадәр көтмәгән идек", дигән сүзләрне килгән һәрбер тамашачы кабатлады. Театр артистлары көче белән ТАССР ның 100 еллыгына багышланган концерт программасы читтә яшәгән милләттәшләргә тагын бер бүләк булды.

Маршрутнын чираттагы ноктасы-Әстерхан...

 

Нурсибә Адиева,

театрның әдәби бүлеге мөдире

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев