Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Умартачылар зары

10 июль көнне район умартачылары бал кортларының массовый төстә үлеме мәсьәләсе буенча район администрациясе залына җыелышка җыелдылар.

Районыбызда берничә авыл җирлекләрендә авыл хуҗалыгы культураларын корткычларга һәм чүп үләннәренә каршы эшкәртү барышында технологияләр үтәлмәгән. Хуҗалык агрономнары химикатлар сибүне контрольдә тотмый, басуларга препаратлар сипкәндә санитар зона үтәлми,күпләп бал кортлары үлгән. Умартачылар белдерүенчә югары марҗиналь культура-рапс культурасы кимендә авылдан 3 километр радиус ераклыкта чәчелергә тиеш. Кортлар үлүнең төп сәбәбе пестицидлар белән агулану, ул бал кортлары өчен бик зыянлы. Бу районыбыз авылларында йөзләгән корт ояларының юкка чыгуына китергән. Районыбыз авылларында умартачылыкк белән шөгыльләнүчеләргә зур зыян салынган. Препаратлар контактлы һәм системалы була. Контактлы препаратлар көче 12-18 сәгатькә кадәр, ә системалы препаратларның тәэсир итү көче 2-3 көнгә кадәр бара, диләр белгечләр. Агрономнар басуларны нинди препаратлар белән эшкәрткәнең умартачыларга әйтмиләр. Җыелыш барышында басуларны химик препаратлар белән эшкәртүне башлар алдыннан хуҗалык агрономнарына, җитәкчеләргә авыл халкын, умартачылык белән шөгыльләнүчеләрне  алдан кисәтүне һәм кагыйдәләр үтәүне сорады дәгъва белдерүчеләр. Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелегенең Минзәлә районы буенча җитәкчесе Назыйм Сәхәбетдинов әйтүенчә басуларны балансланган, биологик препаратлар белән эшкәртә башладык һәм бу препаратлар “Заиковский” хуҗалыгында,“Мензелинские зори” агрофирмасында кулланыла башлады. Биологик препаратларның кортларга  һәм бал продукциясенә зыяны юк. Умартачыларның гозерен кире какмау зарури. Җыелыш азагында умартачылар кортлар үлеме буенча махсус комиссия оештыруны сорады.

Умарта кортларының аякларына бау бәйләп булмый, ки аларның ике-өч көндә ябып тотып булмый. Җир биләүчеләр югары уңыш алу өчен барысын да эшләргә әзер. Аларга табыш кирәк. Ә умарта тоту кешеләрнең шөгыль генә түгел,кортлар үсемлекләрне серкәләндерәләр, умартачыларның керем алу  чыганагы һәм кешелекне   файдалы продукция белән тәэмин итү дә. Ә кешеләр агу кертелгән ризык кулланалар, агу эләккән бал ашыйлар. Бал ашаучылар арасында аллергия дә арта бара. Ахыр чиктә кешеләр зыян күрә дигән сүз. Шуңа умартачылар зарына бик җентекләп карарга кирәктер. Үлгән умарта кортларын, үләннәрне җибәрергә  килештеләр. Агуның организмга файдалы икәнен берәү дә раслый алмады...саны да эләккән бал Җир биләүчелә

Сан.  авыл хуҗалыгы культураларын химик препаратлар белән эшкәртү аркасында районыбызда 1206 баш корт оясы үлгән.  Иске Александровка авылы умартачысы Рафак Габдрахмановның -80, Вадим Куприяновның 100 баш, Фирдәвис Мингазовның-80баш, Мәлкәндә КФХ җитәкчесе Назыйф Сәетовның 100, Р. Упаевның 50, Җәмәктән  Ринас Вәлиевнең 55,  Тауасты Байлардан Илгизәр Гатинның 60, К. Гимадиевның 60 баш, Друҗба авылыннан Владимир Петровның 100 баш умартасына зыян килгән. Әле бу теркәлгәннәре генә.

 Әлеге җыелышта район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Руслан Таймасов, район прокуроры Феликс Хафизов, Татарстан Республикасының умартачылык һәм аквакультура идарәсе ГБУ җитәкчесенең урынбасары Нәгыйм Аюпов, район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Артур Гафуров катнаштылар.             

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев