Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Умарталыкларның да паспорты булу зарури

Узган җәйдә район умартачылары шактый зыян күрделәр. Районыбыз җирлегендә күп кенә умартачыларның корт оялары күпләп һәлак булды һәм актуаль проблемага әйләнде.

Бу проблеманың сәбәбе умартачылар һәм аграрийлар арасында контакт булмау. Умартачылар химикат сибүче хуҗалыкларны судка да бирә алмадылар, чөнки аларның кулларында компенсация алу өчен умарталыкның паспорты юк иде.  

Район ветеринария берләшмәсе начальнигы Артур Гафуров:

Быел умартачылар үзләренең умарталыкларын урнаштыру буенча җаваплырак карасыннар иде. Шуның өчен умарталыкларның паспортлары булырга тиеш. Умарталыкларның паспортын умарта өйләреннән чыгарганчы гариза язып район ветеринария берләшмәсеннән алырга була, моның өчен авыл җирлегеннән справка гына кирәк.

 Умартачылар өчен бал кортлары керем алу чыганагы , кешелекне файдалы продукция белән тәэмин итү һәм аграр предприятиеләр өчен сыерлар сыман җитештерү, акча эшләү чарасы да. Судка мөрәҗәгать итеп, бер-беребезгә дәгъва белдереп кенә проблеманы хәл итеп булмый.  Быел умартачыларга умарталыкны дөрес итеп кайда урнаштырырга,  ә авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә рапс культурасын кайда чәчәргә  икәнен планлаштыру зарури. Рапс һәм химикатлар куллана торган басулар авылдан 5 километр ераклыкта булырга тиеш.  Умарта ояларын урман-басуларга урнаштырганда исән-имин калу өчен бөтенебезгә килешенеп һәм хәбәрләшеп эш итәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X