Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Игеннәр өлгерде

Районда уракка оешкан төстә беренче булып "Мензелинские зори"ның "Николаевка", "Калморза" бүлекчәләре кереште. Ун комбайн Иркәнәш басуындагы арышны турыдан суктырырга керештеләр. 1750 гектар арышның 220 сендә уңыш җыеп алынды, 600 гектардагы көзге бодай да өлгергән. Агрофирма биргән мәгълүматлардан күренгәнчә, уңыш гектардан 20 центнердан бераз артып китә. Шул ук көнне "Заиковский" хуҗалыгы...

Районда уракка оешкан төстә беренче булып "Мензелинские зори"ның "Николаевка", "Калморза" бүлекчәләре кереште.

Ун комбайн Иркәнәш басуындагы арышны турыдан суктырырга керештеләр. 1750 гектар арышның 220 сендә уңыш җыеп алынды, 600 гектардагы көзге бодай да өлгергән. Агрофирма биргән мәгълүматлардан күренгәнчә, уңыш гектардан 20 центнердан бераз артып китә.

Шул ук көнне "Заиковский" хуҗалыгы да көзге бодайны ура башлады.

Сергей Борисов, машина йөртүче (Чаллы шәһәреннән):

-Мин җиде ел Минзәләдә, язын да, көзен дә биредә эшләгәч үземне сезнең якташ кебек хис итә башладым, - ди ул.

Безнең өстәмә

Зәйдә үткән киңәшмәдә Татарстан Президенты Рөстәм Миннеханов урып-җыюны август аенда төгәлләргә кушты. Май ахыры, июнь башындагы корылык безнең районда да үсемлекләр вегетациясенә кире тискәре йогынты ясады. Үткән яңгырлар кайбер культураларга файдалы булса да, урак барышын туктатты. Актаныш басулары белән чагыштырып булмый, билгеле (бу хакта башка язмада хәбәр итәрбез).

Рәсемдә: комабйнчылар Роман Ботов белән Сергей Кузнецов. Алар 4 сәгать эчендә 4 бункер ашлык суктырып алдылар. 18 июль. Иркәнәш басуы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X