Уракка хәзерлек дәвам итә
Быелгы уракта катнаша торган комбайннарны ремонтлау дәвам итә.
“Калморза” хуҗалыгында 8 берәмлек “Лексион-670 “ комбайны 100 процент хәзерлектә. “Август –Мөслим” ҖЧҖнең Минзәлә бүлекчәсенә 12 берәмлек Торум-750” өр яңа комбайн кайтты. Аларның һәрберсе төрле культурага карап аерым ургычлар белән тәэмин ителгән. “Мензелинские зори” агрофирмасында 7 комбайн тулы хәзерлектә, кичә 5 комбайн Чаллыдан ремонттан кайтып җитте. “Рус” ҖЧҗ дә быелгы уракта 16 комбайн катнашачак, алар өч бригадага бүленеп эшләячәк. Монда “Лексин”нардан торган бер отряд, “Акрос” комбайннарыннан торган бер отряд һәм 4 берәмлек “Дон-1500” комбайннарыннан торган бер отряд уракта эшләчәк һәм аларның һәрберсе комбайнчылар белән тәэмин ителгән. Аларда шушы көннәрдә комюбайннар ремонтын төгәлләячәкләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев