Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Урам юллары тигезләнде

Коноваловка авылында яшәүчеләрне борчыган проблемаларның берсе - юллар.

(Илдус Шаһиев, "Минзәлә-информ")

Төрле инстанцияләргә хатлар да язылды,җыеннарда , бу проблеманы өлешчә генә булса да хәл итү буенча кайнар бәхәсләр барды.Авылга керү юлларының берсен юлчылар тигезләп бирде,заманында комплекс өчен салынган бетонкадагы чокырчыкларны,урам юлларын вак таш белән үзара салым акчасына тигезләргә дигән карар кабул ителде.Нәтиҗәдә,үзәктәге-мәктәп,балалар бакчасы,кибетләр яны тел-теш тидермәслек дәрәҗәгә җиткерелде.Әле юлларны тәртипкә китерүне дәвам итү өчен материаллар запасы да калды.

Авылда яшәүчеләр күмәк көчнең зур эшләр башкарырлык мөмкинлеге бар икәнен күреп,үзара салым җыюга тагын да җаваплырак карый башладылар.

Сәрия Билалова,Коноваловка авыл җирлеге башлыгы:

-Киләсе елга,хыялыбыз тормышка ашып,күпфункцияле мәдәни үзәк салдыра алсак,үзара салымнан җыелган акчага аның тирә-ягын төзекләндерүгә тотарга килештек.Чишмә янында да шактый төзекләндерү эшләре башкарылачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев