Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Уразмәттәге сөтчелек комплексы Россия өчен уникаль күренеш

Сүз дә юк, робот белән сөт саву- хәтта Россия өчен лә яңалык түгел.

Илдус Шаһиев, Минзәлә- информ
Әмма бер түбә астында 1200 савым сыеры, бозаулату урыны һәм бозаулар тоту- Россия өчен уникаль күренеш. Шуңа "Август- Агро"ның пресс- хезмәте җитәкчесе Альбина Сабирова холдингның эшчәнлеге белән танышырга чакыргач, без бик теләп риза булдык. Чөнки әлеге агрохолдинг шундый ук комплекссны Минзәлә районында сала башлады.
Бардык. Күрдек. Тыңладык. Хезмәттәшем Дильфас Галиев бу хакта тулырак язачак. Видео да соңрак булачак.
Әлегә менә шундый яңалыклар:
-комплекссның беренче өлеше маллар белән тулган, биредә сыерларны роботлар сава,башка хезмәтләр дә тулысынча цифрлаштырылган,
- 82 кеше эшли,
- белгечләр нигездә чит төбәкләрдән, журналистларга экскурсия үткәргән комплексс җитәкчесе Антон Яценко, Калининградтан килгән, биредә эшләвеннән бик канәгать булуын әйтте. Якындагы авыл хатын- кызларына, ир- атларына да эш табылган.
-комплекссның икенче чираты төзелеш стадиясендә,
-икенче өлешендә сыерларны савуда карусель технологиясен куллану турында сүз бара.
Берьюлы ике агрохолдингның шундый ике комплекссны безнең районда төзүе- экономикага нинди алгарыш бирүен менә шушы мисалда да аңларга була.
Тизрәк эшли башлаган саен бюджетка өстәмә акча, социаль- экономик үсешкә этәргеч булачаклар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев