Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Урман аланында Сабантуй

Воровский поселогында авылында узган Сабантуйда табигать тә, мәйданга җыелучыларга яхшы кәеф теләгәндәй, кояшлы матур көн бүләк итте, рәхәтләнеп ял итәргә мөмкинлек тудырды.

Дилфас Галиев
Бәйрәмчә киенгән яше-карты иртә таңнан бистә янындагы янындагы урман аланындагы тамашаны карарга ашыкты. Күп тә үтми күңелле музыка тавышы киң яланга таралды.
Җыен- чын мәгънәсендә халыклар дуслыгы тантанасына чит шәһәрләрдән, күрше районнардан күп санлы кунаклар килделәр. Биредә күп милләтле халык бер-берсе белән дус яши. Воровский авыл җирлеге башлыгы Сергей Юдин бәйрәмдә катнашучыларны- авылдашларын, кайткан кунакларны һәм монда җыелган барлык якташларын ихлас күңелдән тәбрикләү сүзләре белән чыгыш ясады.Ул зур булмаган чыгышында районда шундый зур сабантуй оештырганнары өчен эшмәкәрләргә, авылдашлары аталы –уллы Алексей һәм Егор Юдиннарга рәхмәтен җиткерде, яңа казанышлар, сәламәтлек теләде.Аннары ул җирлектә эшләүче уңган булган КФХ хезмәтчәннәренә акчалата бүләк тапшырды. Бәйгеләрдә көчлеләр җиңсен, чын гадел көрәш булсын диде.
Бүләкләү өлеше тәмамланганнан соң кызыклы мавыктыргыч уеннар башланды. Уеннарда нәни балалар да, 60-70 яшьлек апалар, әбиләр дә бик теләп катнаштылар. Чүлмәк вату, озын колгага менү, авызга кашык кабып йөгерү, капчык сугышыннан тыш төрле конкурслар узды.
Менә көрәш башланып китте. Кагыйдә буларак монда башта балалар, аннары яшүсмерләр көрәште. Гомумән монда көрәшчеләрнең иң асыллары җыелган иде. Абсолют батыр булып Рөстәм Хәмидуллин калды . Аңа тәкә һәм кыйммәтле бүләк тапшырылды. Сабантуй азагында зурлар арасындагы һәр көрәшчегә Егор Юдин зур суммада акчалата призын да бирде.
Бистәдә уздырылган сабан туе гаять кызыклы, күңелләрдә калырлык булып үтте. Бу сабантуйда үзешчән сәнгатьтә катнашучыларның һәм “Рябинушка” фольклор ансамбле әгъзаларының чыгышы нур өстенә нур булды.Аллага шөкер, шул кадәрле ишле халык җыелган җирдә зыян-зәүрәт булмады.Эчеп-исереп, ямсезләнеп йөрүчеләрдә юк иде. Шунысы кызыклы булды тәртип сакларга дип килгән бер полиция хезмәткәрен дә күрергә туры килмәде, менә бит полиция булмаса да тәртип бозучы юк. Гомумән бистәдә оешканлык, бердәмлек хөкем сөрә. Күпләр бәйрәмнән канәгать булып,арыганчы ял итеп, байтагы ярыш-уеннарда катнашып һәм, әлбәттә, бүләкләр алып, сабантуйны оештыручыларга рәхмәт әйтеп таралышты.

ФОТОГАЛЕРЕЯ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев