Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәләлеләр өчен ял итү урыннары төзекләндерелә

Агымдагы елның март аеннан башлап майга хәтле Татарстанда "Бердәм Россия" көннәре" узды. Әлеге акция барышында партиянең райондагы территориаль бүлекчәсенә район тормышын яхшырту буенча төрле тәкъдимнәр, кызыклы проектлар керде. Нәтиҗәдә, безнең районда шуларның икесе сайлап алынды: "Җиңү паркын" һәм "Урман" чишмәсен төзекләндерү. Җиңү паркы балаларга, яшьләргә хәрби-патриотик тәрбия бирүнең бер өлеше...

Агымдагы елның март аеннан башлап майга хәтле Татарстанда "Бердәм Россия" көннәре" узды. Әлеге акция барышында партиянең райондагы территориаль бүлекчәсенә район тормышын яхшырту буенча төрле тәкъдимнәр, кызыклы проектлар керде.

Нәтиҗәдә, безнең районда шуларның икесе сайлап алынды: "Җиңү паркын" һәм "Урман" чишмәсен төзекләндерү.

Җиңү паркы балаларга, яшьләргә хәрби-патриотик тәрбия бирүнең бер өлеше булып тора, балалар һәм аларның ата-аналары өчен күңел ачу, спорт-сәламәтләндерү зонасы булса, ветераннар һәм шәһәребез халкы өчен менә дигән ял итү урыны да ул.

Монда исемнәр язылган эскәмияләр, сәнгать әсәрләре күргәзмәсен даими яки эпизодик нигездә үткәрү, төрле яшьтәге балаларга уен, спорт мәйданнары төзү, гомумән, паркта тормыш кайнап торырдай итү өчен мөмкинлекләр бар.

Йөгерү юлы белән әйләндереп алынган футбол мәйданы, саф һава суларга, кояшта җылынырга чыккан кечкенә балалы әниләр, пенсионерлар өчен ял итү урыннары, велосипедларны прокатка бирү пунктлары, алар өчен махсус юллар, биология укытучыларына балалар белән дәрес алып бару урыннары - боларның барысын да бер урынга туплап була. Монда шулай ук яшь парлар, Бөек Ватан сугышында һәлак булган солдатларга куелган һәйкәлләр янына килеп, баш ия, чәчәкләр сала һәм символик рәвештә ясалган "сугыш юлы" аша уза алачаклар.

Дәһшәтле сугыш вакыйгаларын искә төшереп торган герой-солдат бюстлары янында таганда атынган балалар тавышыннан, яңгыравык көлүләреннән кайнап торган тыныч тормыш өчен көрәшкәннәр безнең хөрмәтле ветераннарыбыз.

Икенче проект буенча да төзекләндерү, яңарту идеяләре бар. Табигатьнең искиткеч гүзәл почмагында "Урман" чишмәсе челтерәп ага. Күп еллар дәвамында минзәләлеләрнең, райондашларның һәм якын-тирә авылларда яшәүче халыкның яратып йөри торган урыны булып тора ул. Күптән түгел яңа бер традиция-"Яшь парлар аллеясы" барлыкка килде. Бүгенге көндә чишмә янындагы территориягә реконструкция таләп ителә. Монда җиде ел элек төзекләндерү эшләре алып барылган иде инде: брусчаткадан юл салынды, чәчәк өчен клумбалар төзелде, юл буйларына тимердән коеп ясалган эленмә бизәкләр беркетелде, әкият персонажлары - Шүрәле һәм Су анасы скульптуралары куелды. Ләкин агачтан ясалган скульптуралар озын гомерле булмадылар.

Шәһәр һәм якын-тирә район халкының, шул исәптән балалы яшь парларның игътибарын җәлеп итүне арттыру максатыннан әлеге урын яңа идеяләр һәм кертемнәр таләп итә. Чишмә яны территориясен скульптурадан ясалган яңа "Табигать - Ана" композициясе белән җанландырасы килә. Ул көчлелек, чыдамлылык символын гәүдәләндергән баласы белән янәшә торучы поши композициясе. Бу урын гаилә коручыларның яраткан урынына әйләнгәнлектән, монда тимердән "Бәхет агачын" коеп кую да планлаштырыла. Аның өстендә, канатларын җәеп, шәһәребез символы булган кош - лачын фигурасы куелыр дип фаразлана. Бу агачка яшь кәләш белән кияү мәхәббәт йозакларын элеп куячаклар. Кешеләр монда суга гына түгел, ә кошлар тавышын тыңларга, табигать белән хозурланырга дип тә килсеннәр иде дип телисе генә кала...

Безнең белешмә

Җиңү паркының үз тарихы бар, ул Бөек Ватан сугышында Җиңү яулауның юбилей елы уңаеннан булдырыла. Парк буларак аңа 1964 елда нигез салына. Күп еллар узу сәбәпле паркта күп нәрсә яңартуны, алмаштыруны, өстәмәләр кертүне таләп итә.

Сан

5 млн 600 мең сумлык смета төзелгән инде. Проект җиңгән очракта да күп эшләр район көче белән алып барылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев