Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Уртача уңыш алу буенча минзәләлеләр икенче урында

Июль ахырында һәм август башында һава шартлары начар булу урып-җыю эшләрен тоткарлады.

Бүген урып-җыю һәр хуҗалыкта һәм КФХларда тулы куәтенә бара. Соңгы көннәрдә урнашкан яхшы һава торышы игенчеләргә һәр сәгатьне, һәр минутны нәтиҗәле файдалану мөмкинлеге тудырды. Бүген авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә бөртекле һәм кузаклы культураларны урып-җыюга һәм уҗым культуралары чәчүгә юнәлтә. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең оператив мәгълүматларыннан күренгәнчә барлыгы 14281 гектарда игеннәр суктырылган, шуның эченнән арыш-2252, арпа-3799, көзге бодай-6523, борчак-390 гектарда җыеп алынган.   Барлыгы 60734 тонна ашлык  амбарларга кайтарылды. Район буенча бер гектардан чыккан уртача уңыш 42,5 центнер тәшкил итә.  Көненә уртача 1100-1250 гектар мәйдан урып җыела. Һәр гектардан уртача уңыш алу буенча безнең район игенчеләре Зәй районыннан калышып икенче урында баралар. Район буенча  игеннәрнең 30,8 проценты   суктырып алынды. “Туган як” агрофирмасында 1100 гектар көзге бодай һәм 389 гектар арпаның 100 гектарын җыеп алып уракны 79,3 процентка башкардылар.  “Калморза” хуҗалыгы игенчеләре 1100 гектарда көзге бодай, 940 гектарда арпа, 390 гектарда борчак суктыруны төгәлләделәр. Монда 940 гектар арпаның 40 гектарын суктырып аласы калды, арпаның гектар төшеме 50 центнер тәшкил итә.   Бу хуҗалыкта игеннәрнең 40 проценттан артыгын суктырдылар.  “Әнәк” агрофирмасы 510 гектарда көзге бодайны һәм 142 гектарда арышны җыеп алдылар. Район буенча иң югары уңыш “Мензелинские зори” агрофирмасында - көзге бодай уртача 53,1 центнер уңыш бирә, бу хуҗалык 4774 гектар көзге бодайның 3346 гектарын суктырып алды.  Кичә районыбыз кырларында 65 комбайн эшләде.  Игеннәре суктырып алынган кырларда салам җыю дәвам итә, барлыгы 1400 тонна салам төргәкләргә төрелгән.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев