Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Урып-җыю кампаниясе башлануга һава шартлары бозылды

Бөртекле һәм бөртекле кузаклы культураларны җыеп алуны тоткарлады. Игенчеләр бүгенге кояшлы көн торышына рәхмәтле булып басуларга чыктылар.

(Дилфас Галиев, “Минзәлә-информ”, 3 август.)

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең оператив мәгълүматларыннан күренгәнчә барлыгы 5175 гектарда игеннәр суктырып алынган. Шуның эченнән борчак- 409, арпа-1691, көзге бодай 2914 гектарда җыеп алынган. Барлыгы 25373 тонна ашлык суктырып алынды. Әлегә борчакның һәр гектары-36,4, арпа-49, көзге бодай 51,3 центнер уңыш бирә.   Иң югары уңыш - “Мензелинские зори” агрофирмасы җирләрендә, биредә гектар күәте-55,5 центнер.  Район буенча бер гектардан чыккан уртача уңыш 49 центнер тәшкил итә.  Кичә районыбызның “Ильнур” КФХсы игенчеләре генә 94 гектарда арпа суктырдылар. “Кама беконы” игенчеләре әле һаман бөртекле кузаклы культураларны суктыруга керешмәделәр. 2021 ел уңышы өчен туфракны эшкәртү дәвам итә.    

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев