Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Урыс авыл җирлегендә өлкәннәр көне уңаеннан бүләкләр таратылды

Азык-төлек җыелмалары үз эшчәнлекләрен җирлек территориясендә алып баручы КФХлар тарафыннан әзерләнде

 

(Илшат Вагыйзов, "Минзәлә-информ")
Минзәлә районының Урыс авыл җирлегендә яшәүче өлкән яшьтәге гражданнар бәйрәм хөрмәтенә азык-төлек җыелмалары алдылар. Бүләкләр җирлек территориясендә эшчәнлек алып баручы Илгиз Заһиев ("Загиев" КФХ) һәм  Язкәр Биҗанов ("Илнур" КФХ) тарафыннан әзерләнде. Барлыгы 173 азык-төлек җыелмасы таратылды. Иң беренче чиратта үзләре  турында онытмауларын белү мөһим булган өлкәннәр ел саен аларны бәйрәм белән котлаган эшмәкәрләргә рәхмәтле калдылар.
Шулай ук Урыс авыл җирлеге башлыгы Ильмира Аксюкова хәбәр иткәнчә, Тулбай авылы клубында өлкәннәр өчен бәйрәм үткәрелде. Алар өчен бай өстәл дә әзерләнде, өлкәннәр бик канәгать калдылар. Җирлекнең калган торак пунктларында - Гөлек һәм Урыс авылларында  Өлкәннәр декадасы кысаларында бәйрәм чаралары үткәрү киләсе атнада планлаштырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев