Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Васил Шәйхразиев: “Татарстан территориясендә яшәүче һәр милләт вәкиленең туган телен өйрәнү мөмкинлеге булырга тиеш”

Татарстанның өч районы башкарма комитетлары җитәкчеләре урынбасарлары вице-премьер алдында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында мәгариф һәм мәдәни учреждениеләрдә эшләрне оештыру турында хисап тотты.

(Минзәлә, Илшат Вагыйзов, "Минзәлә-информ") Татарстан Республикасы Вице-премьеры, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхрәзиев республикада һәр милләт вәкилләре өчен туган телне өйрәнү өчен мөмкинлекләр булдыру кирәклеген билгеләп үтте. Бу хакта ул Минзәләдә Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елын үткәрү буенча күчмә утырышта белдерде.

Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә дәүләт татар драма театры бинасында узган киңәшмә башланыр алдыннан анда катнашучылар 11 нче "Шатлык" балалар бакчасында һәм Минзәлә шәһәренең гимназиясендә булдылар. Театр фойесында шулай ук мәдәният бүлеге, авыл клублары вәкилләре тарафыннан Минзәлә районының милли-мәдәни күптөрлелегенә багышланган күргәзмә оештырылды.

Минзәлә районы башлыгы Айдар Салахов, киңәшмәне ачып:

- Безнең районда 13 милләт (татарлар, руслар, чувашлар, марилар һ.б.) дус һәм тату яши, һәр милләт вәкилләре үзләренең туган мәдәниятен, гореф-гадәтләрен җентекләп саклыйлар һәм үстерәләр, - дип билгеләп үтте

Төп нотыклар белән Минзәлә, Актаныш, Мөслим районнары башкарма комитетлары җитәкчеләренең социаль мәсьәләләр буенча урынбасарлары Нэля Бикеева, Ләйсән Нурлыева, Марина Бәдретдинова чыгыш ясады. Аларның һәркайсы киңәшмәдә катнашучыларны туган телләр һәм Халык бердәмлеге елы кысаларында белем бирү һәм мәдәният учреждениеләрендә эшләрне оештыру турында таныштырды.

Аерым алганда, Нэля Бикеева:

- Районда "2014-2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм районда башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү" муниципаль программасы расланды. Милли мәгарифнең этномәдәни һәм тел күптөрлелеген саклау һәм үстерү максатында бердәм системасын булдыру буенча максатчан эш алып барыла. Районда татар телен туган тел буларак татар телен 2331 укучы, рус телен – 669, мари телен (Калтак урта мәктәбе) 42 укучы өйрәнә, - дип хәбәр итте.

Аларның докладларын тыңлаганнан соң, Васил Шәйхразиев:

- Без һәр ата-анага барып җитәргә тиеш, һәм бала - чуаш, мари, удмурт яки башка милләт вәкиле булсынмы - туган телне өйрәнү хокукыннан мәхрүм булмаслык итеп эшне оештырырга тиешбез. Белем бирү учреждениеләрендә педагогик коллективны комплектлауга да тиешле игътибар бирергә кирәк.

Вице-премьер шулай ук мәгариф һәм мәдәният өлкәсендә күрше Идел буе төбәкләре белән багланышларга зур игътибар ясарга кирәклеген ассызыклады. Чөнки бу республикаларның титуллы милләт вәкилләре Татарстан территориясендә яши. Васил Шәйхразиев катнаш гаиләләр белән эшләү мөһимлеген дә билгеләп үтте – балаларның милли

Үзаңнары турындагы мәсьәлә гаилә эчендәге низагларга китерергә тиеш түгел.

Киңәшмәдә катнашкан Татарстан Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов районнарны әлеге учреждение белән аларның территорияләрендә яшәүче милләтләрнең гореф-гадәтләрен саклау һәм үстерү эшендә тыгызрак хезмәттәшлек итәргә чакырды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев