Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Ватанны саклаучылар көненә багышланган концерт

Бу атнада илебез халкы 102 нче тапкыр олы бәйрәмне-Ватанны саклаучылар көнен билгели. 1918 елның 23 февралендә яшь совет иленең Кызыл Армиясе частьлары Псков һәм Нарва шәһәрләре янында Кайзер Германисе гаскәрләрен тар-мар итә, бу исә чит ил баскынчыларына иң беренче җимергеч контрһөҗүм булып тора.

Шушы вакыйгадан алып илебез сакчылары данлы җиңүләр юлыннан тайпылышсыз алга бара. Граҗданнар сугышында яуланган җиңүләрдән соң көнчыгыш чикләрне япон самурайларыннан саклау, Бөек Ватан сугышы елларында баштанаяк коралланган немец-фашист илбасарларын тулысынча тар-мар итү, Европаны фашизм коллыгыннан коткару, дөнья күләм террорчылык, наркотиклар таралуга юл куймау кебек. Берләшкән Милләтләр оешмасы үткәргән операцияләрдә катнашу илебезнең Кораллы Көчләрен данлы итте, горурлану хисе тудырды һәм әле дә саклый.

Бүгендә илебезнең асыл егет һәм кызлары, Ватаныбызга тугрылык саклап, Туган илебезнең бөтенлеге, илебез халкының иминлеге хакына сакта уяу торалар. 19 февраль көнне район мәдәният сараенда “Ватанны саклау дигән профессия бар” дигән Ватанны саклаучылар көненә багышланган концерт оештырылды. Бирегә Бөек Ватан сугышында катнашучылар, тыл ветераннары, муниципаль район хакимияте вәкилләре, районыбызның оешма-предприятиеләрендә хезмәт куйган ир-атлар, тамашачылар җыелды.

Район башлыгы урынбасары Наил Хисамбиев Минзәлә муниципаль район башлыгы Айдар Салахов  исеменнән барлык ир-атларны 23 февраль бәйрәме белән тәбрикләде.  “Россия Кораллы Көчләренең тарихы бик бай. Егетләргә хәрби-патриотик тәрбия бирү буенча да районда даими рәвештә төрле чаралар, сугыш ветераннары, әфган сугышы ветераннары, тыл ветераннары белән очрашулар үткәрелеп тора. Үзләрен Ватанны саклауга багышлаган ир-егетләрне, хөрмәтле ветераннарыбызны, тыл эшчәннәрен чын күңелдән бәйрәм белән котлыйм., киләчәктә иминлек, оптимизм, сәламәтлек телим”,-диде ул. Аннары ул концерт барышында Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл ветераннары белән очрашып, аларга “Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 75 ел” медальләрен тапшырды. Барлыгы 3 сугыш ветераны һәм 17 тыл ветераны бу бүләккә ия булды.  Концерт барышында тамашачыларны Ватанны саклаучылар көне белән район хәрби комиссары Сергей Владимиров та котлау сүзләрен җиткерер өчен сәхнәгә күтәрелде.

“Ватан азатлыгын саклау илебезнең һәр кешесенең изге бурычы булып кала. Менә инде 102 ел безнең Кораллы көчләр Ватаныбыз сагында тора. Һәр ел яшь якташларыбыз Россия Федерациясе Кораллы Көчләрендә сынау үтә, аларның һәркайсы әтиләре һәм бабаларының изге традициясен лаеклы дәвам итә. Без барыбыз да аларның исән-сау, көч һәм сәламәтлек туплап, яңа һөнәрләр үзләштереп кайтуларын телибез. Барыгызга да ныклы сәламәтлек, имин тормыш телим”-диде үз чыгышында Сергей Владимиров.

Бәйрәм уңаеннан Минзәлә педагогия көллияте укытучылары, студентлары   бик эчтәлекле концерт әзерләгәннәр, тамашачылар аларны зур алкышларга күмделәр. Рабаданова Валерия, Евгений Вахнин, Илназ Хисматуллин, Мария Курунова, Алсу Шәрәфетдинованың җырлаулары, “Бәхетле” ансамле, коллективның бию төркемнәренең чыгышы нур өстенә нур булды.

 

ФОТОГАЛЕРЕЯ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев