Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Венера театрның баласы да һәм анасы да

Узган атна ахырында Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры актрисасы Татарстан Республикасының халык артисты Венера ханым Нигъматуллина үзенең 70 яшьлек бәйрәмен һәм сәхнә эшчәнлегенең ярты гасырлык юбилейын зурлап билгеләп үтте.

Венера ханым театрга үзенең 50 ел гомерен бирде, бик күп рольләр иҗат итте. Артисканы район башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев, Казан шәһәренең Галиәскар Камал исемендәге академия театры артисты Илдар Хайруллин, Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма театры, Әлмәт, Әтнә театры коллективы  тәбрикләде, алдагы тормышында зур уңышларга ирешүләрен теләделәр. Юбилей тантанасында шулай ук артистканы  районның бер төркем җитәкчеләре, тамашачылар, дуслары котладылар. Тантана барышында меңләгән тамашачының яраткан актрисасы уйнаган спектакльләрдән өзекләр күрсәтелде, театр артистларының чыгышы нур өстенә нур булды.    

 

ФОТОГАЛЕРЕЯ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев