Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

"Веста" белгечләре әфганчы Дамир Латыйповның әтисендә кунакта

“Веста” күп профильле яшьләр үзәге белгечләре Әфганстанда вафат булган якташыбыз Латыйпов Дамирны искә алу максатыннан, хәзерге вакытта ​ Минзәлә районы Дусай-Кичү авылында тормыш итүче әтисе Хәсән абый янына бардылар

Хәсән абый шушы аяныч сугышта бик яшьли ​ вафат булган ​ улын күз яшьләре белән искә алды (ул 19 яшендә вафат була). Дамирның бик эшчән, акыллы һәм тәүфиклы бала булуын да искәртеп китте ул. Ата-аналары аның белән горурлана иделәр.

“Әфганнан кайтсам, эшкә урнашам” дигән өметләр белән яшәгән улының цинк табутында кайтуы ата-ана өчен әйтеп бетергесез зур кайгы була. Әле хәзер дә фотоларына карап, хатларын укыганда Хәсән​ абыйның күзләреннән мөлдерәмә яшьләр ага.

Безнең изге бурычыбыз: Әфганстанда башларын куйган батыр ир-егетләребезне хәтеребездә саклау һәм аларның ата-аналарына кадер-хөрмәтебезне күрсәтү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев