Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Владиленин Мильчаков бер сайлау кампаниясен дә калдырганы юк

(Минзәлә районы, Флүрә Мусина, "Мензеля-информ") Татарстанның атказанган физик культура хезмәткәре, шәһәребезнең Мактаулы гражданины – быел 85 яшьлек юбилеен билгеләп үткән районыбызның легендар тренеры Владиленин Мильчаков Татарстан Дәүләт советына депутатлар сайлауга автомәктәп бинасында урнашкан 1974 нче сайлау участогына килде. Әлеге участокта барлыгы 703 сайлаучы исәпләнә.

Владиленин Мильчаков:

–Сайлауларга шундый уйлар белән килдем: соңгы елларда гына да дәүләт программалары нигезендә яшьләргә һәм өлкәннәргә спорт белән шөгыльләнү өчен шәһәребездә, авылларда бик күп яңа объектлар төзелде, булганнарына капиталь ремонт ясалып тора. Бөтен шартлар бар: ә спортта уңышларга ирешү яшьләрнең үзләреннән тора. Моннан соң да әлеге программалар дәвам итәр, ә без сайлаган депутатлар теләкләребезне истә тотар дип ышанабыз.

Безнең өстәмә

Шәһәребезнең Садак бистәсендәге ачылган чаңгы базасы 60 еллык педагогик стажга ия, хезмәт юлын Минзәлә белән бәйләгән, мактаулы исемнәр, күпсанлы медальләргә ия булган легендар чаңгы тренеры Владиленин Николаевич Мильчаков исемен йөртә. Шәһәребезнең Мактаулы гражданины буларак, аның фотосы шәһәребезнең Мактау тактасына да кертелгән. Владиленин Мильчаковның районыбызда гына түгел, республика күләмендә дә физик культура һәм спортны үстерүгә керткән өлеше зур. Шушы өлкәдәге күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен аңа быел “Татарстанның атказанган физик культура хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелде. Аның укучылары: Рафис Мөбәрәкшин (ул хәзер пенсиядә), Антон Лаврентьев (“Олимп”та тренер), Евгения Балюк (2 мәртәбә Дөнья кубогының көмеш призёры), Сергей Адылев (Татарстан Республикасының чаңгы буенча җыелма командасының сервис төркеме җитәкчесе) спорт мастеры булдылар. Спорт мастерына кандидатлар: Василий Жирнов, Юрий Урошников, Дмитрий Соколовский, Олег Семенов, Анатолий Соловьев, Дмитрий Гусев (Владиленин Мильчаковның оныгы), Артур Малышев. Беренче разряд алган укучылары бигрәк тә күп. Алар арасында Мильчаковның  укучысы – “Азия балалары” Халыкара уеннарында катнашып кайткан Сергей Мясников та бар.

Акцент

Бүген Татарстанда Бердәм тавыш бирү бара. Татарстанда яшәүчеләр ТР Дәүләт Советына депутатлар сайлыйлар. 100 депутат мандатына 8 сәяси партиядән һәм  үз-үзләрен тәкъдим итүче 430 кандидат дәгъва кыла. Сайлаулар сайлаучыларның югары активлыгы белән үтә. Татарстан Дәүләт Советына сайлауларны 103 региональ һәм федераль массакүләм мәгълүмат чаралары яктырта. Әлеге сайлауларны моңарчы күрелмәгән күзәтүчеләр күзәтә, кайбер участокларда аларның  саны 25кә җитә. Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматларыннан күренгәнчә, сайлауларда закон бозулар юк, шикаятьләр кермәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев