Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Президент Камил белән дуслашты

8 август көнне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов районга уракның барышы белән танышырга килде. Район басуларын вертолетта карап очканнан соң, Тупач авылы янындагы басуда агрофирма, хуҗалык җитәкчеләре белән очрашып сөйләште.

Аның игътибарын иң беренче чиратта бәрәңге белән шыгрым тулы КамАЗ машинасы җәлеп итте. Президент сүзен дә бәрәңге темасы белән башлап җибәрде. Нәсим Давлетовның эшчәнлеге турында Татарстанның авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтовны тыңлагач, Татарстан Президенты бәрәңге белән 2010 нчы елдагы хәл кабатланырга тиеш түгел, диде. Игътибарны су сиптерешле бәрәңге басуларын тагын да арттыру чаралары кирәклегенә юнәлтте. Нәсимнең мул булып үскән бәрәңгесе, кишере, чөгендере республика кулланучыларына турыдан-туры сатуда ярдәм итәргә кирәклегенә басым ясады.

Очрашу вакытында Рөстәм Миннеханов Нәсимнең бәләкәче Камилне күреп алды һәм шул минуттан аны үз яныннан җибәрмәде. Кыска гына вакыт эчендә үсмернең ничәнче класста укуын, нинди һөнәр сайлаячагын, киләчәктә авылда эшләргә җыенуын да белде. Камил бүгенге көннән иптәшләре алдында һич икеләнмичә: "Мин Татарстан Президенты Рөстәм абый белән дуслаштым", дип әйтә ала. Без бу дуслыкны әлеге фото белән раслыйбыз.

Очрашу вакытында Нәсим үзенең бәрәңге, кишерен фасовкалау, эшкәртү белән шөгыльләнергә җыенуын әйтте. Бина салу һәм җиһазлар алу өчен 50-60 миллион сум акча кирәк буласын әйткәч, Рөстәм Миннеханов бу проектны аерым программа рәвешендә карарга кушты. Димәк, Тәкермәндә Европача эшкәртү цехлары калкып чыгачагына өмет зур. Былтыр юл төзергә ярдәм итәм дигән иде, асфальтларга керештеләр бит инде.

Очрашу дустанә шартларда үтсә дә, Татарстан Президенты Марат Әхмәтовка сүз биргәч, безнең аграрийларга шактый кызарырга туры килде.

Урак темпыннан канәгать икәнлеген әйткәннән соң, ашламаны бик аз куллануга басым ясады авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов:

- Безгә ашлыкның һәр килограммы кирәк, күршеләргә караганда яңгырлар аз яуса да, язын акча табып ашлама кертсәгез, уңдырышлылык һәр гектардан кимендә 5 центнерга артачак иде.

Һава торышы бозылырга тора. Яңгырлар яуганчы һәм яуган очракта максималь мөмкинлектән файдалану кирәклеге әйтелде.

Марат Әхмәтов: "Безгә басудагы ашлыкның һәр килограммы бик кирәк", - диде.

Президент район башлыгы Рәсим Садыковтан республика күләмендәге программаның ничек баруы белән кызыксынды. Җаваплардан канәгать калды. Һәм игеннәрне урып-җыюда көч-куәт теләп, вертолетта Тукай районына юл тотты.

Президент Рөстәм Миннехановның очрашуга килүчеләр белән саубуллашканда: "Без сездән күбрәкне көтәргә хаклы" дип әйтүен минзәләлеләр алдагы эшләрендә кулланма итеп алачакларына шик юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X