Минзәлә яңалыклары

"Минзәлә" газетасы - Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Воровский авыл җирлегендәге мәдәният йортында Корбан ашы үткәрелде

Исемен әйтергә теләмәгән авылдашлары корбан өчен бер сарык чалды.

Авыл җирлегенең активистлары Корбан бәйрәме ашы әзерләде.Аю авылы имам хатыйбы Рәфкәт хәзрәт бик үтемле тирән эчтәлекле вәгазьләр сөйләде, Коръән сүрәләре укыды, кунаклар белән бергәләшеп догалар кылдылар.

Мул итеп әзерләнгән табынга сарык итеннән өй токмачы белән пешкән аш, сарык ите һәм пылау чыгарылды. Воровскийда Корбан ашыннан 50 гә якын кеше авыз итте. Мәҗлес тәмамланганнан соң бәйрәмгә килә алмаган авылдашларына, авылның мохтаҗларына, гарипләргә, күчтәнәчләрне, корбан ашын, плауны өләштеләр.

Мондый зур күләмдәге Корбан мәҗлесе Воровскийда берничә тапкыр уздырылды. Бу чараны үткәрү тәкъдимен җирлек инициативасы күтәреп алды.

Аллаһ ризалыгы өчен Корбан чалып мәҗлес үткәрүчеләргә изге теләкләр әйтеп, тормышларында исәнлек-саулык, малларына бәрәкәт, йортларына иминлек, гаиләләренә тынычлык, тигезлек теләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев