Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Воровский исемендәге совхоз бистәсендә халыкара инвалидлар көне үтте

3нче декабрьдә бөтен дөньяда Халыкара инвалидлар көне билгеләп үтелә.

(4 декабрь, Минзәлә, «Минзәлә-информ", Чулпан Шафикова). Халыкара инвалидлар көне уңаеннан Воровский исемендәге совхоз бистәсе китапханәчесе «Дус кулы" проекты кысаларында үз укучыларында кунакта булды.

«Мин китап укучыларым - Александр Асанов һәм Татьяна Хаҗиева янына бардым. Очрашу вакытында укучыларны авыл китапханәсенең периодикасы белән таныштырдым. Алар яңалыклардан читтә калмасын һәм ил, туган район, шәһәр вакыйгаларыннан хәбәрдар булсын өчен, "Минзәлә" район газетасына язылырга тәкъдим иттем. Алар бик теләп язылырга булдылар. Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр тормышка сөенеп яши һәм белә, яңалыклар белән бик кызыксыналар», - дип сөйләде китапханәче Рәмзия Лебедева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев