«Хәзинә» квартеты «Татарстан - безнең йортыбыз» фестивале лауреаты булды
Гала-концерт Казанда узды
Минзәләдән Данир Фәхретдинов (җитәкчесе), Рифнур Кәбиров, Рузил Миңнеханов һәм Алмаз Бадиковтан торган "Хәзинә" ирләр квартеты "Татарстан - безнең йортыбыз" фестиваленең "халык" вокал номинациясендә лауреат булды.
Аларны республика этномәдәни фестиваленең Гала-концертында бүләкләделәр.
Фестиваль 6 номинация буенча узды: вокал, хореография, нәфис сүз, инструменталь музыка, фольклор-йола куелышы һәм иң яхшы казак коллективы. Ул өч этаптан торды: муниципаль, зона һәм республика этаплары.
Шулай ук фестивальнең Гала-концерты вакытында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Республикасында милләтара тынычлыкны һәм татулыкны ныгытуга керткән аеруча зур өлешләре өчен дәүләт бүләкләре тапшырды һәм Халыклар бердәмлеге көне белән котлады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев