Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Хезмәт ветераннары махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтә

Өлешчә мобилизация игълан ителгән көннән башлап, махсус хәрби операциягә киткән егетләрнең әниләре, хатыннары үз гаиләләреннән еракта булган якыннарына ничек тә булса ярдәм итәргә теләде.

Мобилизацияләнгән егетләр язмышы өчен борчылган кешеләр волонтерлар төркемнәренә берләшкәч, солдат егетләрнең дә туганнары алар эшчәнлегенә теләп кушылды.
Волонтер Марина Зайнетдинованың «Донна Роза» гуманитар ярдәм җыю пунктында бүген дә эш кайный: тырыш хатын-кызлар маскировка сеткалары үрә, солдатлар һәм госпиталь өчен кирәк-яраклар тегә. Эш күләме зур. Әлеге эштә үзләреннән зур өлеш кертүче хезмәт ветераннары белән аралашканда алар үзләренә ярдәм кирәк булуын әйттеләр, чөнки якын арада 25 маскировка сеткасы үрергә кирәк. 

Солдат әниләре волонтерлар сафында

Ветеран волонтерларның асылын 1нче урта мәктәпнең ветеран укытучылары тәшкил итә. Алар арасында бүгенге көндә уллары махсус хәрби операциядә хезмәт итүче әниләр дә бар. 1нче урта мәктәптә озак еллар мәктәп директоры булып эшләгән ветеран-укытучы Валентина Яковлеваның да улы һәм бертуган апасының да малае да махсус хәрби операциядә. 

—Улларыбыз өлешчә мобилизациягә эләккән көннән башлап безнең тормышка карашыбыз үзгәрде. Бу — 2022 елның көзе иде. Бөтен уебыз — улларыбызга ничек тә булса ярдәм итәсе килү иде, — ди солдат әниләре. 

Телеграммда булдырылган «Поддержим наших мензелинских», «Zа наших. На передовую» төркемнәре волонтерлары мобилизацияләнгән, контракт төзегән һәм үз теләкләре белән киткән хәрбиләр өчен ярдәм күрсәтүне оештыра башладылар. Өлешчә мобилизациягә эләккән Тимурның әнисе Гөлфирә Ишморатова өйдә уйга батып утырырга теләмичә, Ләйсән Галиева оештырган «Сәйлән» тегү цехына ярдәм итәргә алына.

Биредә солдатлар өчен иң кирәкле әйберләр: кием-салым капчыклары, разгрузкалар һәм башка шундый кирәк-яраклар тегәләр. Шулай ук уллары мобилизациягә эләккән Валентина Яковлева һәм аның апасы Галина Жирнова да коры аш ясау өчен яшелчәләр: кәбестә, суган, кишер, тозлы кыяр киптерә башлыйлар. Үз бакчаларында үскән яшелчәләр белән беррәттән күршеләре биргән яшелчәләрне дә бик теләп файдалана алар. «Вкус дома» коры аш ясаучы кызлар төркеменә укроп, сельдерей, петрушка да киптереп тапшыралар. Ә инде туган як тәме килгән хуш исле чәй ясау өчен карлыган, облепиха, чия, иван-чәй, мята, мәтрүшкә яфраклары киптерәләр. Ярмалар киптерергә кирәк булганда да волонтерлар һәрвакыт әзер булып тора. 

—Егетләргә коры аш ясау өчен яшелчә күбрәк булсынга быел бакчага яшелчә орлыкларын күбрәк чәчәргә кирәк дигән фикергә килдек, — ди солдат әниләре. 

Гөлфирә Ишморатова бик күп күләмдә катырылган җиләк-җимеш: дүләнә, күгән, алма, груша бирде. Әлеге җиләк-җимешләр как ясау өчен һәрвакыт кирәк. Роза Мөхәмәтова бик күп итеп иван-чәй, карлыган, облепиха, мәтрүшкә һәм киптерелгән алма, Гөлфия Хәлимова исә махсус хәрби операциягә җибәрү өчен төрле консервланган яшелчә банкалары алып килде. Шулай ук Татьяна Мордвинова да солдатлар белән үзе тозлаган яшелчәләре белән уртаклашты. 
Теләге булганда һәркем ярдәм итә ала. Алгы сызыкта булган вакытта егетләргә тамак ялгап алу өчен коры аш бик кирәк. Шуңа күрә волонтерлар аларны ясауны дәвам итә. Моның өчен барлык төр яшелчәләр дә ярый, ә чәй ясау өчен хуш исле үләннәр кирәк. Хәзер бакчада беренче яшеллек: суган, укроп, кузгалак һәм башка үсемлекләр күренә башлады. Аларны һәркем волонтерлар белән уртаклаша ала, ә аны ничек файдаланасын алар бик яхшы белә. 

—Мобилизацияләнгән егетләрнең әниләре буларак, без фронттан килгән һәр борчулы хәбәрне йөрәгебез белән кабул итәбез: авыр яралылар да, вафат булучылар да бар якташларыбыз арасында. Дустыңның, укучыңның, хезмәттәшеңнең улы үлү турында ишетү бик авыр... Ярдәм итми мөмкин түгел. Авыр хәлгә тарыганнарга ничек тә булса ярдәм кулы сузарга, шул рәвешле бергә булырга, бер-беребезнең хәленә керергә тырышабыз, — диләр солдат әниләре һәм хезмәт ветераннары бердәм булып. 

Волонтерлар төркемендә алгы сызыкта булган егетләрдән сорау керә икән — солдат әниләре дә читтә калмый, чөнки алар сораган әйберләр: антидроннар, коптер, рация, элемтә антенналары — барысы да егетләрнең гомерен саклау өчен кирәк. 
Кызганычка каршы, бар кеше дә илдә ни барганын аңламый, фронттагы хәлләрне белеп бетерми һәм шул рәвешле читтә кала. Әйе, инде өченче елын махсус хәрби операция бара. Сугыш кырында гына түгел, ә бөтен ил буенча. Пилотсыз очкычлар хәтта Татарстан территориясенә дә килеп җитте. 

—"Ә ни өчен акча җыялар? Солдатлар бит хезмәт хакы ала«, дигән кешеләрне без аңламыйбыз. Мондый сорау бирүчеләр солдатларның анда хезмәт хакын нинди максатларда файдалануын белми, бәлки белергә теләмидер. Андагы тәэмин ителешнең, аларның нәрсәгә мохтаҗ булуын, кием-салым һәм башка кирәк яракларның ни рәвешле тиз тузуын белеп бетермиләр, — ди үз балалары өчен генә түгел, ә барлык солдатлар өчен кайгырып солдат әниләре. 

Волонтерларга да ярдәм кирәк

Март аенда «Сәйлән» тегү цехы җитәкчесе Ләйсән Галиева ветераннарга ярдәм сорап мөрәҗәгать итә. Госпиталь өчен урын-җир әйберләре һәм мендәрләр тегәргә кирәк була. 

Валентина Яковлева:

—Эш күләме зур һәм күп көч таләп итә. Без үзебезнең 1нче мәктәптәге хезмәт ветераннарына мөрәҗәгать иттек. Шунда ук киң күңелле хезмәттәшләребез: Роза Мөхәмәтова, Надежда Субботина, Раисә Кичубаева, Зөлфия Шабаева теләктәшлек белдерделәр. Марина Зәйнетдинова зур капчык белән поролон, синтепон алып кайтты. Март аенда шул поролонны ваклап мендәрләргә тутырдык. 250 дән артык мендәр ясадык. Шуның өчен Херсон, ЛНР һәм ДНР да хезмәт итүче егетләрдән рәхмәт сүзләре ишетү күңелле булды. Госпитальдән урын-җир әйберләренә сорау кергәч, 6нчы, 9нче балалар бакчалары тукыма белән ярдәм итте. Наилә Сәлимгәрәева госпиталь өчен 37 данә эчке кием, 38 мендәр тышы, Гөлфия Хәлимова исә госпитальдәге авырулар өчен 37 ачылмалы эчке кием текте. Гөлфирә Ишморатова исә 16 мендәр тутырып алып килде. Госпитальдән сорау даими рәвештә килеп тора, шуңа күрә кирәкле әйберләрне тегү өчен тукыма һәрвакыт кирәк. Шулай ук видео аша госпитальдән дә рәхмәт килеп иреште.

Соңгы айларда «Сәйлән» тегү цехында 266 мендәр, 93 урын япкычы, 43 мендәр тышы, 60 ир-ат трусигы, 25 ачылмалы эчке кием тегелде. Әлбәттә бу тегүчеләрнең генә эше түгел, ә тукыма алу өчен акча табучы, сөйләшүләр алып баручы һәм кисүчеләрнең уртак тырыш хезмәте. Ләйсән Галиеваның фронттагы егетләргә ярдәм итү өчен тагын бер идеясы бар. Һәм әлеге идеяне тормышка ашыру өчен, шулай ук ярдәмчеләр кирәк булачак. 

«Уртак көч белән» — шул рәвешле генә дошаманны җиңеп була

Бүгенге көндә махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен маскировка сеткалары кирәк. «Zа наших. На передовую» төркеме волонтеры Марина Зәйнетдинова һәм Лилия Миңнеханова спонсорлар табып, 41400 сумлык сетка һәм 47800 сумлык 5 рулон тукыма сатып алырга булышалар. Әлеге материал 25 маскировка сеткасы үрүгә җитәчәк. Бүгенге көндә 6 сетка әзер.
Сетка үрү процессы авыр түгел, әмма вакытны ала. Эшче куллар җитешми. Тукыманы буйга кисәргә, бөтерергә, шуннан соң гына сеткага үрергә кирәк. Солдат әниләре ТОС җитәкчеләренә мөрәҗәгать итә. Аларга ярдәмгә Надежда Волощенко, Валентина Смородинова, Анна Власова, Вера Зотова, Зөлфия Кадырова килә. Иҗтимагый совет рәисе Гөлфирә Хәлимова гимназиядәге хезмәттәшләрен чакыра. Гөлүсә Хәбибуллина һәм Фәнҗия Минһаҗева да сетка үрү эшенә алына. Мордвиновлар гаиләсе дә (аларның уллары да 2022 елда мобилизацияләнә) кулларыннан килгәнчә ярдәм күрсәтә: 80 метрлы тукыма рулонын өйдә буй-буй итеп ленталарга кисәләр. 


Бүгенге көндә төп пробелма шунда: «Донна Роза» кибетендә 2-3 сетканы берьюлы үрү өчен урын аз, киңрәк мәйданлы бина кирәк. Бәлки минзәләлеләр арасында билгеле бер вакытка волонтерларга сетка үрү өчен киңрәк мәйданлы бина тәкъдим итәргә теләүчеләр булыр. 
1нче урта мәктәп укытучылары да сетка үрү өчен тукымаларны ленталарга кисүдә ярдәм иттеләр. Ә Әтрәкле, Татар Мөшегесе авылы кешеләре аларны сетка үрү өчен алып китте. 


Волонтерлардан метрлы тукыма алып, аны ленталарга өйдә дә кисәргә мөмкин. Мисал өчен Җәмгыя һәм Фәнил Гариповлар, Мэлс Иликов тукыманы өйләрендә кисәләр. 


Башка минзәләлеләр дә волонтерлар эшчәнлегенә кушылып, бүгенге көндә алгы сызыкта үз-үзләрен аямыйча хезмәт итүче егетләргә ярдәм итә ала.

Фотолар волонтерлар төркеменнән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев