Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Яңа балалар бакчасы - барыбыз өчен дә шатлык

Садак бистәсендә балалар бакчасы төзелешендә бүгенге көндә 52 кеше эшли. Әлеге объектны 20 августка тапшыру планлаштырыла. Бакчаның территориясе профнастил белән әйләндереп алынган. Тышкы якта байтак эшче кайнаша: ташчылар балаларны кояштан саклаучы корылма (алар 10 булачак) ясау белән мәшгуль. Асфальт салу, брусчатка җәю өчен планировкалау эшләре бара. Июнь башында бинаның түбәсен...

Садак бистәсендә балалар бакчасы төзелешендә бүгенге көндә 52 кеше эшли. Әлеге объектны 20 августка тапшыру планлаштырыла.

Бакчаның территориясе профнастил белән әйләндереп алынган. Тышкы якта байтак эшче кайнаша: ташчылар балаларны кояштан саклаучы корылма (алар 10 булачак) ясау белән мәшгуль. Асфальт салу, брусчатка җәю өчен планировкалау эшләре бара.

Июнь башында бинаның түбәсен ябарга керешкәннәр. Бу эштә Денис Зотов, Фидаис Муртазин, Алексей Гредушкин, Алексей Кукаркин бригадалары шөгыльләнә. Монда нинди эш баруын күзаллау өчен түбә ябуда 19 кеше эшләвен әйтү дә җитә торгандыр.

-Стропилаларны урнаштыру төгәлләнеп килә, профнастил җәергә керештек, - диде шушы эшләр буенча җаваплы Мансур Ахметзин.

Штукатурчы-бизәүчеләр ике бригадага бүленеп эшли, алар беренче катта эшләрен төгәлләп икенче катка күтәрелгәннәр. Штукатурчылар Сөмбел Галиева, Ландыш Сафиуллина, аның улы Наил, Илназ Нуриев белән сөйләшеп тордык. Дөресен генә әйткәндә, баш күтәрергә дә вакытлары юк.

-Сыйфатлы итеп эшләргә тырышабыз, үзебезнең балаларны да шушы бакчага күчерергә исәплибез. Шәһәрдәге мәктәп, балалар бакчаларыннан да һәркөнне хемәткәрләр килеп җыештырып китәләр, бөтен җирдә тәртип, чисталык, эшләргә уңайлы, - ди Сөмбел Галиева.

Беренче-икенче катларда тәрәзәләр урнаштырылган, алар пластиктан. Беренче катта җылылык системалары көйләү - биметаллик радиаторлар урнаштыру бара. Уен залларында, чишенү, санузел урнашкан бүлмәләрдә идәннәре дә җылытыла торган була. Ишекләр куелса, группаларда түшәм-стеналарны буяу, линолеум җәю эшләренә дә керешергә мөмкин булачак. Башка эшләргә параллель рәвештә бина эчендә канализация, су линияләре, электрүткәргечләр сузу кебек эшләр башкарылган.

Садак бистәсенең төньяк өлешендә төзелүче яңа балалар бакчасы бистәнең инфраструктурасына да йогынты ясар дип көтелә. Хәзерге вакытта бакчага урам яктан суүткәргечләр сузу, газ кертү буенча проект эшләре алып барыла. Электр энергиясе белән тәэмин итү өчен электр баганалары утыртылган, электр кабельләре сузу төгәлләнгән.

Безнең белешмә

Бакчага исем кушканда колакка ят исем кушмасалар гына ярар иде дип уйлаган идек. Әлеге төзелеш минзәләлеләр өчен сөенечле вакыйга булганга, исеме "Шатлык" булачак дип ишеттек. Бик матур исем.

Сан

Бүгенге көнгә балаларын бакчага урнаштыруга 100 ата-анадан гариза кергән. Биредә 14 группа булачак. Штат урыны 72 хезмәткәргә исәпләнгән, хәзерге көндә эшкә урнашуны сорап 61 гариза кергән. Тәрбиячеләр эшкә конкурс буенча алыначак, төп таләпләрнең берсе - педагогик белемгә ия булу.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев