Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Яңа ел конкурсында катнашкан тәкермәнлеләргә бүләккә – “Минзәлә” район газетасына подписка

“Татмедиа” АҖнең “Минзәлә-информ” филиалы белән берлектә Югары Тәкермән авыл җирлеге елның елында җирлектәге оешма һәм шәхси хуҗалыклар арасында “Яңа елны иң матур каршы алучы” бәйгесе уздыра.  .

 
(Дифиза Нуриева, “Минзәлә-информ”) 
Яңа ел бәйрәмендә әлеге бәйгедә катнашкан һәркем төрле номинацияләрдә “Минзәлә”-“Мензеля” район газетасына язылуга сертификатлар белән бүләкләнә. 
Алия Шәрипова, Югары Тәкермән авыл җирлеге башлыгы: 
–“Татмедиа” АҖнең “Минзәлә-информ” филиалы белән берничә ел рәттән хезмәттәшлек итәбез. Әлеге конкурсны уздыру матур традициягә әверелде. Катнашучылар саны да елдан ел арта. Яңа ел алдыннан авылларыбызны матурлауга үзләреннән зур өлеш керткән һәркемгә рәхмәт. 
Фәйрүзә Хаҗиева, конкурста катнашучы: 
–Быел көннәр салкын торгач, балаларга чыгып йөрмәгез, өшерсез дигән идем. Юк, барыбер тышка чыгып, өебез каршына хан сарае ясап, шунда ел хуҗасы булган юлбарыс сынын ясап куйдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса