Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Яңа инвестор Хуҗәмәт җирлегенә яңа сулыш кертерме?

Минзәлә районы авыл җирлекләре арасында иң беренче халык җыены Хуҗәмәттә үткәрелде.

Җыен барышында төп яңалык – Минзәлә районы территориясенә, шул исәптән Хуҗәмәт җирлегенә дә яңа куәтле инвестор “Камский Бекон” килүе. Әлеге яңалыкка берникадәр сагаеп караган гражданнарны тынычландыру йөзеннән “Камский Бекон” вәкиле Хәйдәр Галәветдинов инвесторның планнары  белән таныштырды.

- Без районда сөтчелек һәм итчелек (мөгезле эре терлек)  юнәлешендә эш итәчәкбез, уртак стандартка туры килерлек продукция чыгару өчен терлекләрнең баш саны яңартылачак, ләкин бу эш акрынлап кына, билгеле бер җай буеча гына алып барылачак, - дип хәбәр итте ул. – Пайчылар белән дә 5-7 елга килешүләр төзеп куеп, аларга пай җире өчен түләне акчалата башкарырга исәплибез.

Җыенны алып барган Минзәлә район башлыгы Айдар Салахов та яңа инвесторның килүе районның һәм аерым алганда Хуҗәмәт җирлегенең социаль-икътисадый үсешенә уңай йогынты ясаячагын билгеләп үтте.

Ә халыктан яңгыраган гозерләргә килгәндә, хуҗәмәтлеләр тарафыннан күбесенчә экологиягә  һәм инфраструктурага кагылышлы сораулар (алар җирлек башлыгы Гөлназ Вилданова чыгышында да чагылыш табып кына калмыйча, авыл халкы тарафыннан да әйтелде) яңгырады. Район башлыгы әлеге мәсьәләләрнең контрольгә алынуы турында белдерде, җаваплы вазифаи затларга конкрет бурычлар да йөкләде. Бу хакта тулырак безнең “Минзәлә” газетасында.

Безнең өстәмә.

Гөлназ Вилданова җирлек тормышында актив роль уйнаучы бер төркем авылдашларын Гөлфинә Әминова, Равил Зарипов, Рәйсә Зарипованы һәм Хуҗәмәт авыл балалар бакчасы коллективын рәхмәт хатлары белән бүләкләде.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев