Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Яңа Маҗын авыл җирлегендә ничек өстәмә эш урыннары булдырырга хыялланалар

Яңа Маҗын авыл җирлегендәге шәхси хуҗалыкларда узган ел башына 161 мөгезле эре терлек исәпләнсә (КФХларны кертсәк 385), быел аларның саны икегә күбрәк. Ә сыерлар саны өч башка кимегән - барлыгы 77 баш исәпләнә. Мал санын арттыруда авыл халкына беренче чиратта бюджет хезмәткәрләре үрнәк булып торырга тиешлеге билгеләп үтелде. Үзләренең шәхси...

Яңа Маҗын авыл җирлегендәге шәхси хуҗалыкларда узган ел башына 161 мөгезле эре терлек исәпләнсә (КФХларны кертсәк 385), быел аларның саны икегә күбрәк. Ә сыерлар саны өч башка кимегән - барлыгы 77 баш исәпләнә. Мал санын арттыруда авыл халкына беренче чиратта бюджет хезмәткәрләре үрнәк булып торырга тиешлеге билгеләп үтелде.

Үзләренең шәхси хуҗалыкларында мал тотып, дәүләткә иң күп сөт тапшыручылардан Валерий Аникин (2100 кг), Николай Крючков (6577), пенсионер Вера Новичкова (3000 кг) фамилияләре аталды. Яр Чаллы һәм Минзәләдә үткәрелүче ярминкәләрдә дә актив катнаша авыл җирлегендә яшәүчеләр. Ярминкәләр шәхси хуҗалыкларда җитештерелгән ит һәм сөтне турыдан-туры үзләре сату мөмкинлеге бирә шул. Яңа ел алдыннан үткәрелгәнендә генә дә Александр Перушин 480 кг, Наталья Боронкова 50 кг дуңгыз ите саткан.

...Авыл җирлеге башлыгы Геннадий Кишев авыл эчендәге юллар торышын һәм аларны карап тоту мәсьәләсен күтәрде. Авыл юлларының озынлыгы 9,5 км. Кышкы чорда район үзәгеннән килеп үзәк юлларның гына кардан чистартылуы, ә авыл эчендәге юлларны үз көчләре белән чистартып торулары турында сөйләде. Бу эштә эшмәкәр "Салихов", "Шереметьев", "Янов", "Красноперов" кебек КФХлар ярдәменә таянулары хакында әйтте. Аннары район җитәкчелегенә тагын бер үтенече булуын әйтеп, Рус Каран-Богодаровка юлын асфальтлауны дәүләт программасына кертүне сорады.

Яңа Маҗын авыл җирлегендә ничек мал саннары арттырырга һәм өстәмә эш урыннары булдырырга хыялланалар. Бу хакта тулырак "Минзәлә"-"Мензеля" газетасының 4 февраль санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев