Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Яңа Маҗын һәм Юртау җирлекләре җыенында районның төрле ведомство кешеләре чыгыш ясады

Район хастаханәсенең баш табиб урынбасары Наил Әсәдуллин коронавирус инфекциясенә каршы көрәштә вакцина ясатуда халыкны актив булырга чакырды.

 Наил әфәнде яңа штаммнарга каршы торуны вакцинация аша гына хәл итеп була, дип ассызыклады.

– Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министрлыгы тәкъдиме белән, – дип билгеләп үтте ул, – кабаттан вакцина бер елдан түгел, ә 6 айдан ясалырга тиеш.

Халык җыенында район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе урынбасары Илгиз Нәҗмиев чыгыш ясап, соңгы вакытта терлекләр арасында йогышлы чирләрнең күп таралуын искәртте. Африка чумасы, кош гриппы яшур һәм башка чирләрнең әледән-әле баш калкыту очракларын әйтеп китте. Илгиз әфәнде шәхси хуҗалыкларда терлекләр яки кош-кортның чирләп киткәндә тиз арада район ветеринария берләшмәсенә хәбәр итәргә кушты. Чир таралып китмәсен өчен шулай кирәклеген ассызыклады.

Җыенда шулай ук ике авыл җирлегендә полиция уполномоченныйлары: Андрей Кишев, Марат Галимҗановның информацияләре тыңланды. Минзәлә урман хуҗалыгы белгечләре: Рамис Вәлиев, Фаил Әскаровта чыгыш ясап урман хуҗалыгында янгынга каршы профилактика эшләре турында бәян иттеләр. “Кама Беконы” ҖЧҖнең генерал директоры урынбасары инвесторның эшчәнлеге турында сөйләп, җирлектә яшәүчеләрне “Кама Беконы” предприятиеләренә эшкә чакырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев