Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Яңа Мәлкән һәм Воровский исемендәге авыл җирлекләрендә халык җыеннары

Авыл җирлекләре башлыклары Зөфәр Нәҗметдинов, Сергей Юдин 2020 елда җирлектә башкарылган эшләргә авыл активы алдында отчет тоттылар.

(Флүрә Мусина, “Минзәлә-информ”)
Яңа Мәлкән авыл җирлеге башлыгы Зөфәр Нәҗметдинов үзенең чыгышында җирлектә үзмәшгульлек белән шөгыльләнүчеләрнең күп булуы, аны җәелдерү турында сөйләде, гаилә бюджетына өстәмә керем кертүче актив кешеләрне үрнәк итеп куйды. Җирлектә аеруча каз-үрдәк асрау өчен уңайлыклар булуын билгеләп үтте. Алдагы бурычлар турында сөйләгәндә бигрәк тә үзара салым җыюда активлыкны арттырырга кирәклеген ассызыклады. Дусай Кичү авылындагы үләт базы буенча борчылуын белдерде.
Воровский исемендәге авыл җирлеге башлыгы Сергей Юдин үзенең чыгышында дәүләт программалары турында сөйләде, шәхси хуҗалыкларында күпләп мал асраучы үрнәк гаиләләрне санап үтте. Алдагы бурычлар турында сөйләгәндә аеруча авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүне арттыру өчен шәхси һәм фермер хуҗалыкларын программаларда катнашырга чакырды.
Әлеге җыеннарда район башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев катнашты. Ул җыенда катнашучыларны район тормышы, районда тормышка ашырылучы дәүләт программалары, проектлар белән таныштырды, алга планнар турында сөйләде, хезмәт мәшгульлеген үстерер өчен әлеге җирлекләрдә мөмкинлекләр күп булуын искәртте. Авыл җирлекләре башлыкларына авыл халкы белән активрак эшләргә, программаларда катнашырга чакырды, алга бурычлар куйды.
“Август-Мөслим” агрофирмасының Минзәлә бүлекчәсе буенча гендиректор урынбасары Айдар Латыйпов үзләренең эшчәнлекләре, перспективага планнары, ТР дәүләт ветеринария инспекциясенең Яр Чаллы территориаль бүлеге консультанты Рәҗәп Галиев эпизоотик хәл, маллардагы авырулардан саклану чаралары турында сөйләде. Яңа Мәлкән авылыннан умартачы Назыйф Сәетов яңа законнар буенча умарта тотучыларга кырыс таләпләр куелуына борчылуын белдерде. Бу җәһәттән район умартачылары өчен укулар оештырырга кирәклеге турында сүз булды.
Җыеннар хакында тулырак материалларны menzela.ru сайтында видеороликтан карагыз һәм “Минзәлә”-“Мензеля” газеталарыннан укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев