Минзәлә
  • Рус Тат
  • Яңа Мәлкәндә – шигырь марафоны

    Яңа Мәлкән авылы Мәдәният йортында патриот шагыйрь Муса Җәлилнең 110 еллыгына багышланган "Җыр булып яши күңелдә" дип исемләнгән шигырь марафоны үтте. Ул "Сагыну " (М.Җәлил сүзләре, З.Хәбибуллин көе) җыры белән башланды. Сагыну... Тирән һәм дулкынландыргыч хис ул сагыну. Сагыну - хәтер дигән сүз. Сагыну хисе безнең өчен иң кадерле төшенчәләрне,...

    Яңа Мәлкән авылы Мәдәният йортында патриот шагыйрь Муса Җәлилнең 110 еллыгына багышланган "Җыр булып яши күңелдә" дип исемләнгән шигырь марафоны үтте.

    Ул "Сагыну " (М.Җәлил сүзләре, З.Хәбибуллин көе) җыры белән башланды.

    Сагыну... Тирән һәм дулкынландыргыч хис ул сагыну. Сагыну - хәтер дигән сүз. Сагыну хисе безнең өчен иң кадерле төшенчәләрне, исемнәрне онытмаска ярдәм итә. Сагыну хисе күңелдә якты хатирәләрне яңарта.

    Һәр милләттә исеме телгә алынуга ук ихтирам уята торган шәхесләр була. М.Җәлил - әнә шундый исемнәрнең берсе. М.Җәлил диюгә , татар халкын, ә татар халкы диюгә М.Җәлилне күз алдына китерәбез. Ул - чын мәгънәсендә халкыбызның бөек шәхесе, горурлыгы.

    Муса Җәлилнең 1935 нче елда язган бер хатында шундый юллар бар: "Мин тормышта тирән һәм ялкынлы сөя беләм. Мин табигатьне дә, кояшны да, чәчкәне дә, музыканы да һәм намуслы хезмәтне дә, ялкынлы иҗатны да, тиңдәшсез илемне дә, шулай ук янып, кайнарланып сөям. Бу минем эчке тирән бер сыйфатым инде". Бик тапкыр әйтелгән сүзләр. Тирән һәм ялкынланып сөюне без аның шигырьләреннән тоябыз.

    Марафон Аудио язмалар тыңлау һәм шигырьләрен уку белән дәвам итте(М. Җәлилнең "Моабит дәфтәре", "Сайланма әсәрләр" (2014) китаплары уртадагы урындыкта торды.

    "Моабит дәфтәрләре" кырык үлем, кырык яктан янап торган вакытта иҗат ителәләр. Никадәр авыр тойгылар басымы астында язылсалар да, аларның нигезендә яктылыкка, хаклыкның тантанасына, фашизмның җимереләчәгенә тирән ышаныч ята. Андагы шигырьләр алдагы көнгә күз ташлыйлар, яшәү һәм иҗади хезмәтне раслыйлар, мәхәббәт һәм бәхетнең үлемнән көчлерәк булуын җырлыйлар.

    Кичә "Кызыма (Бишек җыры)" - караоке җырлау белән тәмамланды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: