Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Яңа театраль сезон ачылды

Берсеннән-берсе матур күлмәкләр кигән артистларыбыз әзер, бәйрәм атмосферасы, бәйрәм рухы иң югары ноктасына җиткән, менә-менә пәрдә ачылыр бер моментта театр вахтасындагы телефон зеңләп җибәрде: "Что у вас происходит, очень громко музыка играет", - диләр. Их, бер сез генә белмичә калдыгыз мени, бүген бездә 78 нче иҗади сезон ачылу көне бит,...

Берсеннән-берсе матур күлмәкләр кигән артистларыбыз әзер, бәйрәм атмосферасы, бәйрәм рухы иң югары ноктасына җиткән, менә-менә пәрдә ачылыр бер моментта театр вахтасындагы телефон зеңләп җибәрде: "Что у вас происходит, очень громко музыка играет", - диләр. Их, бер сез генә белмичә калдыгыз мени, бүген бездә 78 нче иҗади сезон ачылу көне бит, хөрмәтле тамашачым!

Юбилей сезонымы, чираттагысымы, Минзәлә тамашачысы бу көнне

зарыгып көтеп ала.

Бер яктан, чибәр артисткаларыбызга карап сокланырга туры килсә, икенче яктан, сезон ачылган көнне, һичшиксез, ниндидер сюрприз булмыйча калмый.

Бу елны ишекне ачып фойега аяк баскан һәр тамашачы "аһ" итмичә калмады. Тукайга ияреп әйтсәк, рәт-рәт гаскәр кеби тезелеп киткән түгәрәк фуршет өстәлләрендә көнчыгыш стилендәге чәй тәмнәре: классик рәхәт-лукум, күрәгәлесе, ассорти рәхәт-лукум, җимешләр, пишманья һәм чәй приборлары тора. Матурлык өчен генә куелган дип уйламагыз, теләгән һәр кеше рәхәтләнеп бушка сыйланды, кайнар чәйләрне кызларыбыз таратып торды. Фойеның уң ягында исә түгәрәк калын келәм өстендә чыгышы белән шәрыктән булган төрле формадагы комганнар, ваза, самавыр, кальян, бутафорик җимешләр куелган. Шәрык көйләре яңгырап торды һәм фойедагы күренешнең логик дәвамы булып сәхнәдә үзбәк авторы Ибраһим Садыйковның "Хуҗа Насретдинның биш хатыны" дип исемләнгән комедиясенең премьерасы талантлы режиссёр Ренат Аюпов куелышында тәкъдим ителде

Спектакльгә кадәр, тантаналы өлеш, бүләкләүләр турында әйтергә кирәк.

Минзәлә муниципаль районы башлыгы А.Ф.Сәлахов исеменнән котлау сүзе белән район башлыгы урынбасары Ф.З.Вагыйзов чыгыш ясады һәм театрның реставрация мастерское мөдире Рәсүл Авзаловка районның иң зур бүләге - Мактау Грамотасын тапшырды.

Дулкынландыргыч һәм матур мизгел - театр директоры, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре, С.Өметбаев исемендәге премия лауреаты Р.Ш.Шәймәрдановның театр музее мөдире Илһамия Мөхит кызы Кичубаевага Художество советы карары нигезендә, Сабир Өметбаев исемендәге премиясен тапшыру булды. Театрга нигез салучылардан булган Мөхит Кичубаев һәм Рәбига Шакироваларның кызы Илһамия ханым озак еллар театрда хезмәт куя һәм әлеге мәртәбәле премиягә, һичшиксез, лаеклы зур шәхес. Котлыйбыз сезне!

Узган 77 нче иҗат сезоны нәтиҗәләре буенча театрның баш режиссёры Д.Сәмерханов номинантларны игълан итте, Т.Җүҗәноглуның "Ташкын" драмасында "Спектакльдә ансамбль" номинациясендә, (тәнкыйтьчеләр бу сүзне еш куллана, дип аңлатып үтте театр директоры Р.Ш.Шәймәрданов), өлкән хатын, өлкән ир, яшь хатын, яшь ир, ир, хатын, кендек әбисе, община рәисе, хатын-кыз община әгъзасы, сакчы рольләрен уңышлы башкарган өчен ТРның атказанган артисткасы Әлфидә Теряева, ТРның халык артисты, С.Өметбаев премиясе лауреаты Хафиз Хамматуллин, Гүзәл Хамматуллина, Илсинә Миннемуллина, Ленар Миннемуллин, Рифат Хафизов, "Тантана" премиясе лауреаты Ильяс Закиров, ТРның атказанган артисткасы Гөлшаһидә Сәлахова, Эльмира Гәрәева, Чаллы театрыннан махсус чакыртып уйнаган Россиянең атказанган, ТРның халык артисты Инсаф Фәхретдинов, ТРның халык артисткасы, С.Өметбаев исемендәге премия лауреаты Венера Нигъмәтуллина, Илназ Хисмәтуллиннар бүләкләнде. "Маша һәм Аю +К" Яңа ел әкиятендә Аю образын иҗат итеп "Тамашачы балалар мәхәббәте" номинациясенә Рифат Хафизов лаек булды.

Ел саен игътибарсыз калдырмый торган, традицион дияргә дә ярый торгандыр, номинация: "Иң актив тамашачы". Узган сезон нәтиҗәләре буенча ул ике өлкән парларга: Любовь һәм Илья Петровлар, Рәйсә һәм Әнәс Фәхриевләргә бирелде. Рәйсә апа бик матур теләкләр әйтте, театрга ул күчтәнәч чәкчәген алып килгән! "Театрның якын дуслары" номинациясендә шәхси эшмәкәр Рәсим Хафизов билгеләп үтелде. С.Өметбаев исемендәге традицион шахмат-шашка ярышларында ел саен актив катнашып килгән, быел ул безгә судья булып та ярдәм итте - Татар Мөшегесе урта мәктәбе укытучысы Әнвәр Камаловка истәлекле бүләк бирелде.

Премьера спектакленә бәяне әле башка бик күп тамашачыларыбыз да тагын куяр, театрның планнары күп, алар барысы да тормышка ашсын дигән теләктә калыйк. Яңа сезон яңа ачышлар алып килсен!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев