Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Яңартылган Мәдәният сарае бүген гөрләп торачак

Район Мәдәният сараена бүген иртүк кеше җыела башлады. Кичке алтыда булачак 23 февральгә багышланган концертка репетиция бара.

Ә аңарчы 12-16 сәгатьләрдә патриотик темага багышланган стена газеталары күргәзмәсе һәм бүләкләү тантанасы була.

18 сәгатьтә педагогия көллияте куячак концерт алдыннан ветераннарга медальләр тапшырылачак.

“ТАТМЕДИА”ның Минзәлә филиалы, 15 сәгатьтән башлап, Татарстан журналларын сатуны оештырачак. Кичә театрда үткән акция бик уңышлы булды. Сатуда татарча да, русча да журналлар бар. Идел, Чаян, Сөембикә, балалар журналларының ассортиментын тәкъдим итәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев