Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Якты образы һәрчак күңелебездә

Зоотехник Әзһәр Мортазин 2 июль көнне кисәк кенә арабыздан китеп барды.

(Минзәлә, Дилфас Галиев, "Минзәлә-информ") Әзһәр Мортазин 1947 елда Актаныш районы Чәчер авылында дөньяга килә. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң 1966 елда Н.Бауман исемендәге Казан ветеринария институтында белем ала. Мөслим районы Карл Маркс исемндәге колхозда хезмәт юлын башлый, анда берара эшләгәч аны Әтрәкле авылындагы “30 лет Победы” колхозына баш зоотехник итеп билгелиләр. Аның оештыру сәләтен күреп алып ВЛКСМ район комитетына бүлек мөдире итеп билгелиләр.  Партия кушуы буенча ул Актаныш партия район комитетында оештыру бүлегендә инструктор  һәм шул ук районда Шәймарданов исемендәге колхозда парторг булып 4 ел эшли. Аннары аның хезмәт юлы Минзәлә районы белән бәйле була.  Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә  зоотехник, “Никитинский” ҖЧҖдә  һәм Айрат-2” КФХсында зоотехник, ветеринар табиб була.  2004 елда район авыл хуҗалыгы һәм азык төлек идарәсендә  терлекчелек буенча беренче категорияле белгеч, әйдәп баручы белгеч һәм бүлек начальнигы булып эшли һәм шуннан лаеклы ялга китә. Районның терлекчелек үсешенә зур өлеш керткән  шәхес ул Әзһәр  Мортазин.  Терлекчелектә яхшы эшләгәне өчен “Казанның мең еллыгы истәлегенә” медале белән бүләкләнгән, моннан тыш аның Мактау кәгазьләре һәм Дипломнары да бихисап аның.  Районда озак еллар дәвамында зоотехник булып эшләгән Әзһәр Мортазин халык хәтерендә якты истәлекләр генә калдырды. Райондагы алдынгы сыер савучыларның, механизаторларның, игенчеләрнең һәрберсен таный, исем-фамилияләрен белә иде. Ул-кул астында эшләүчеләрне яклый белә иде. Кешелекле, эшлекле  булганга халык алдында авторитеты зур булды. Әзһәр Мортазин газетабызның даими укучысы һәм дусты иде. Ул үзенә дә, башкаларга карата да таләпчән була белде, һәр эшне җиренә җиткереп, бөтен нечкәлекләрен белеп башкарды. Беркайчан да ялагайлану дигәнне белмәде, җитешсезлекләргә каршы көрәште, һәрвакыт дөреслек ягында булды. Җаны-тәне белән чын авыл кешесе иде ул. Ул матур хатирәләр калдырып безнең арабыздан китте. Урыны Җәннәттә булсын!

Аның якты истәлеге безнең күңелләрдә мәңге сакланыр.

 

     

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев