Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Ярдәмче була алабыз

Татарстан Республикасының Министрлар Кабинеты кабул иткән карардан соң бюджет өлкәсендәге учреждениеләр дә үз хезмәтләрен киңрәк рекламалый башлаячаклар. Чөнки өстән акча сорап йөрү һәм ала белү генә түгел, халыктан яки башка оешмалардан җыя белү дә хупланачак. ТР Авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов бигрәк тә ветеринарларга түләүле хезмәтләрен арттырырга кушты. Нәсел предприятиесе...

Татарстан Республикасының Министрлар Кабинеты кабул иткән карардан соң бюджет өлкәсендәге учреждениеләр дә үз хезмәтләрен киңрәк рекламалый башлаячаклар.

Чөнки өстән акча сорап йөрү һәм ала белү генә түгел, халыктан яки башка оешмалардан җыя белү дә хупланачак. ТР Авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов бигрәк тә ветеринарларга түләүле хезмәтләрен арттырырга кушты. Нәсел предприятиесе бу өлкәдә шактый алга китсә, госконюшняга шактый тырышасы бар. Сәламәтлек саклау учреждениеләрендә түләүле хезмәт элек тә киң җәелгән иде. Аларга тагын да киңәергә мөмкинлек бирәләр. Мәгариф учреждениеләрендә ашханә, тулай торак хезмәтләрен тагын да җәелдерәсе була. Хәер, анысы һәркемнең үз эше. Шулай да без алдан әйтеп куябыз, үз хезмәтләрен беренче тапкыр халыкка ачыктан-ачык газета, телевидение аша җиткерергә теләүчеләргә ташламалар булачак.

Әлеге карар "Татмедиа" филиалы күрсәткән хезмәтләре (бигрәк тә видеосюжетлар, фотографияләр, электрон вариантта булса да) түләүле икәнен аңлаучылар санын арттырыр дип уйлыйбыз. Чөнки һәр иҗат итүченең авторлык хокукы бар. Башкача уйлаучылар бер генә ай булса да хезмәт хакы алмыйча карасыннар. Шуннан соң төрлечә хезмәт күрсәтеп хезмәт хакы алучыларның хәлен аңларлар.

Бу хакта тулырак "Минзәлә" газетасының 31 гыйнвар санында укырга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев