Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Ярдәмне рәхмәт әйтеп кабул итәләр

Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре кабул ителгән мөрәҗәгатьләр нигезендә дарулар, азык-төлекне өйгә китерүне оештырдылар.

- 65 яшьтән өлкәнрәк ялгыз һәм ялгыз яшәүче гражданнар 8(8555) 3-14-52 телефоны буенча "кайнар линия" даими рәвештә  мөрәҗәгать итәләр, еш кына консультация сорыйлар. Өлкән яшьтәге гражданнар ярдәмне бик теләп, рәхмәт әйтеп кабул итәләр. 2020 елның 2 апреленә 19 шалтырату кабул ителде, - дип хәбәр итә ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Минзәлә муниципаль районындагы Халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге директоры Наталья Елхова.

Минзәлә муниципаль районында яшәүчеләр илдәге санитар-эпидемиологик хәлгә бәйле рәвештә кабул ителгән чараларны аңлап кабул итәләр. Шәһәр урамнарында кешеләр, машиналар азайды. Барлык чараларның да COVID-19 таралуын профилактикалауга юнәлтелгәнен аңлыйлар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев