Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Ярымфиналда Данила Новиков Дима Биланның җырын башкарачак

"Син супер!" вокаль конкурсының ярымфиналында Данила Новиков Дима Биланның «Держи» җырын башкарачак.

(19 октябрь, Минзәлә, «Минзеля-информ», Чулпан Шафикова). Данила Новиков Татарстан Республикасының, Минзәлә шәһәренең данын НТВ телеканалының "Син супер!” музыкаль бәйгесендә яклый. Ярым финалга егет Филипп Киркоровның “Марина”җыры белән үтте һәм жюриның барлык әгъзаларыннан — җырчы Ёлка, композитор Игорь Крутой, Диана Арбенина һәм Алексей Воробьевтан хуплау алды.

"Син супер!" Халыкара балалар вокаль конкурсының ярымфиналында Данила Дима Биланның «Держи» җыры белән чыгыш ясаячак, - дип хәбәр итте моңлы сандугачның әбисе Лилия Васильченко.

Данила өчен зур сәхнәгә чыгу – яңалык түгел: моңа кадәр ул Игорь Крутой җитәкчелегендә «Игелекле дулкын» («Добрая волна»)  Россия Балалар иҗаты мәдәни-хәйрия фестивалендә чыгыш ясаган, анда төрле номинацияләрдә беренче урыннар алган.

“Син супер!” тапшыруының яңа сезонында 9 илдән 58 бала катнаша, алар арасында — Россия, Абхазия, Беларусь, Кыргызстан, Грузия, Әзербайҗан, Молдова, Украина һәм Эстониядән яшь җырчылар.

Безнең белән бергә Данила Новиковның яңа уңышларын социаль челтәрләрдә («Минзәлә news – Минзәлә - информ» Вконтакте-паблигы, Instagramда -  @menzela_menzelinsk һәм «Минзәлә-информ»YouTube каналларында) күзәтегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X