Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Яшәү дәртен конструктив юнәлеш буенча җибәргәндә, Кадрәкнең киләчәге якты

Традиция буенча, районның иң җанлы, иң актив җыены Кадрәк җирлегендә уза.

Илшат Вагыйзов, "Минзәлә-информ"
Районның иң тәҗрибәле җирлек башлыкларының берсе Хәлил Нәбиуллин җитәкләгән Кадрәктә дәүләт программалары, үзара салым буенча эшләр күп башкарыла. Җирлекнең депутат корпусы да актив биредә. Муса Хәбибуллин,  Таһирҗан Шәрипов, Илнар Камалов һ.б. үз җирлекләре мәнфәгатьләрен яклауда күпләргә үрнәк.
Шул ук вакытта җирлектә инвестор хуҗалык белән аренда түләве, ашлык, салам буенча килешеп бетәлмәү, эчә торган су белән тәэмин итү мәсьәләләре хәл итеп бетерәсе бар. Авыллар өлкәнәя барса да, яшәү дәрте биредә көчле икәне күренеп тора. Шушы яшәү дәртен дөрес юнәлешкә җибәреп, үзара тату яшәгәндә Кадрәкнең киләчәге якты икәненә шик юк.
Гражданнар җыены вакытында Гөлсинә Мәрданова, Радик Юнусов, Радик Сафиуллин, Рафил Хановны җирлек эшчәнлегендә актив катнашканнары өчен билгеләп үттеләр. Бүләкләрне район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Кәримов тапшырды. Район башлыгы урынбасары Наил Хисамбиев үз эшен башларга теләүче һәркемгә теләктәшлек булуын билгеләп үтте, дәүләт программалары белән таныштырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X