Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Яшьләр көнендә укуда һәм эштә алдынгы минзәләлеләр бүләкләнде

Бүген Минзәләнең М.Җәлил паркында Яшьләр көне уза.

(Дифиза Нуриева, “Минзәлә-информ”)

Яшьләрне район башлыгы Айдар Салахов бәйрәм белән тәбрикләде:

–Әлеге матур бәйрәм мәктәпләрдә чыгарылыш сыйныф укучыларының, студентларның имтихан тапшырып, кулларына аттестат һәм диплом алган көннәрдә билгелп үтелә. Яшьләр безнең киләчәгебез. Алар өчен илебез, республикабыз тарафыннан да бик зур игътибар бирелә. Күреп торасыз, районда да яшьләрнең үсеше өчен шартлар яхшыра, камилләшә бара. Безнең максат яшьләребезне белемле, инициативалы, культуралы итеп тәрбияләү, өлкәннәрне, туган җирне хөрмәт итәргә өйрәтү.

Район башлыгы Айдар Салахов, район аппарат җитәкчесе Аида Биктимерова, район спорт һәм яшьләр бүлеге җитәкчесе Фаяз Хизбуллин укуда, хезмәттә уңышларга ирешкән укучыларны, студентларны, яшь хезмәткәрләрне төрле дәрәҗәдәге Рәхмәт хатлары, грантлар, дипломнар белән бүләкләделәр. Бәйрәмне оештыруга зур көч куйган шәхси эшмәкәр Дамир Каюмов җитәкчелегендәге инициатив төркемгә дә район башлыгы рәхмәт сүзләре җиткерде.

Бәйрәм төрле жанрдагы җырлар, музыка, шоу-фестивальләр белән дәвам итте. Яше-карты төнгә кадәр рәхәтләнеп ял итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев