Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Язучылар белән очрашу

Урамда салкын көз хакимлек итә. Ә безнең китапханәбездә олы буын вәкилләре бер-берсенә үзләренең йөрәк җылысын, җырларын, шигырьләрен бүләк итәргә, күңел ачарга җыелдылар .

Бүгенге әдәби-музыкаль кичәбез Бөтендөнья өлкәннәр көненә багышланып "Китабым - гомер юлдашым" дип аталды. Кичәбездә "Минзәлә" мәгълүмат-мөхәррият үзәге каршында эшләп килүче "Сибелә чәчәк" әдәби берләшмәсенең  җитәкчәсе Наҗия Пучкова, районыбызның күренекле шагыйрәләре Раушания Гыймаева-Титова һәм Нәкирә Лутфрахманова катнашып, үзләренең шигъри тәлгәшләрен бүләк иттеләр. 
 Бүген һәр  почмагыннан мәгърифәт нуры бөркелеп торган, үзенә генә хас җылылыгы белән якты, заманча җиһазландырылган китапханә халыкны китапка тартучы, әдәби әсәрләр белән кызыксындыручы, эстетик зәвык тәрбияләүче ветеран китапханәчәләребезне үзенә  җыйды.
  Янәшәбездә яшәп иҗат итүче каләм әһелләрен белү, алар белән аралашу, әсәрләре белән танышу китап укучыларны әдәбият белән кызыксындыруда зур роль уйный.
  Бар гомерен балаларга, милли җанлы ул-кызлар тәрбияләүгә багышлаган Лениза ханым Якиеваны очрашуда катнашучылар зур кызыксыну белән тыңлады.
  Йөрәктән чыккан җырлар, мәгънәле шигырьләр, берсеннән-берсе кызыклы истәлекләр белән аралашып барган кичә һәркемнең күңелендә җылы тәэсир калдырды.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев