Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Җәйге каникул: хезмәт хакы плюс 1250 сум

Җәй җитү белән укучылар каникул вакытында эшкә урнашырга телиләр. Җәйге вакытта эшләү яшьләргә вак-төяк чыгымнарга акча эшләү мөмкинлеге бирә.Махсус әзерлек таләп ителми торган, ашыгыч эшләрне эшләр өчен, өстәмә эшче куллар таләп ителгән эш урыннары бар.. Шуның өчен мәшгульлек үзәгендә 14 тән 18 яшькә кадәр укучылар өчен махсус программа эшли. -Бүгенге...

Җәй җитү белән укучылар каникул вакытында эшкә урнашырга телиләр. Җәйге вакытта эшләү яшьләргә вак-төяк чыгымнарга акча эшләү мөмкинлеге бирә.Махсус әзерлек таләп ителми торган, ашыгыч эшләрне эшләр өчен, өстәмә эшче куллар таләп ителгән эш урыннары бар.. Шуның өчен мәшгульлек үзәгендә 14 тән 18 яшькә кадәр укучылар өчен махсус программа эшли.

-Бүгенге көндә балигъ булмаганнар районның алты предприятиесендә һәм бер шәхси эшмәкәрдә эшлиләр. Кызганычка каршы, быел 177 укучыга гына акча бүленеп бирелгән, узган ел мәшгульлек үзәге аша 300 укучы урнаштырылган иде. Матди ярдәм күләме дә арткан, узган ел ул 850 сум булса, быел һәр укучыга хезмәт хакыннан тыш, 1250 сум өстәлә, - диде мәшгульлек үзәге директоры Татьяна Сәмигуллина.

Яшүсмерләр эшкә кереште инде."Чиста шәһәр" МУПта эшләүче биш бала инде иртәнге сәгать җидедә аякта, кемдер квитанцияләр тарата, кемдер койма буйый, ә Булат Сәхабетдинов һәм Александр Гарнышевны без газон чапкычлар белән эшләгәндә очраттык.

-Үземнең бик эшлисем килде, әти-әниләр белән киңәшләштем, алар ризалык бирде. Эшләгән акчаларымны кая тоту турында уйлаганым юк әлегә, ләкин миңа эшләү ошый, - диде Александр Гарнышев.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, күп кенә укучылар җәй көне эшләгән предприятиеләрендә җайлашалар һәм киләсе елга да шул эш бирүчегә кайталар.

-"Чиста шәһәр" МУПта мин икенче ел эшлим инде. Узган ел квитанцияләр тараттым, бер айга 6 мең сум акча эшләдем.һәм үземә планшет сатып алдым. Әни минем өчен бик шатланды. Быел бик җаваплы эшне ышанып тапшырдылар, газон чакпкычы белән үлән чабабыз. Без игътибар белән инструктажны тыңладык һәм инде зур күләмдә эш башкардык, - диде Булат Сәхәбетдинов.

Коррекцион интернат-мәктәп укучылары 2 төркемгә бүленеп мәктәп территориясен һәм яшелчә бакчасын тәртипкә китерәләр. Бүгенге көндә 30 балигь булмаган бала мәшгульлек үзәге аша рәсмиләштерелгән. Безнең 2,5 га зур мәйданда бакчабыз бар, шуңа күрә эш күп. Төштән соң балалар инде буш, ял итәләр. Алар бик тырышып эшлиләр. Бөтен эшләгән акчалар карточкаларына күчерелә, - диде директор урынбасары Феликс Солтанов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев