Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Җылы курткалы булдылар

Шәфкатьлелеге белән районга танылган «Сетевая компания» генераль директоры Илшат Фәрдиев узган атнада Минзәлә коррекция интернат мәктәбендә булып, 51 ятим балага җылы курткалар һәм комбинезоннар тапшырды.

Илшат Шаехович әлеге кием-салымнарны үзебезнең республикадагы Кукмара тегү фабрикасына һәр балага үлчәп, төсен сайлаттырып, исемләп тегү өчен аерым заказ биргән. Бу киемнәр тиз генә туза торган түгел, кыш көне урамда, чаңгы шуганда, җәяү йөргәндә кияргә була. Ул шулай ук әлеге мәктәп директоры Камил Нәҗмиевка да шундый куртка белән комбинезонга заказ биргән, аны да шундый кием киендереп сөендерде һәм ул шушы интернатта эшләүче 50 укытучыга да куртка, комбинезонга заказ бирәчәген әйтте, һәрберсенең үлчәмен алып, төсен килештерегез, диде.
Илшат әфәнде мәктәп балаларына әлеге кием-нәрне тапшырганнан соң балаларның ничек укулары, укытучыларның эш шартлары, тормышларын сораштырды, биредә эшләүчеләрнең хезмәт хаклары белән кызыксынды. Ул интернат-мәктәпнең һәр бүлмәсен, классын карап чыкты, укучылар белән аралашты, киләчәктә нинди һөнәр сайлаулары, кайда яшәячәкләре белән кызыксынды. Әйе, ул монда яшәүче балаларның һәрберсен белә, язмышлары белән кызыксына, интернат-мәктәптән киткәч фатир мәсьәләсен хәл итә, эшкә урнаштыруны да контрольгә ала.Илшат Шаехович - олы йөрәкле кеше - балаларга игелек кылуын үзен күрсеннәр дип түгел, ә чын күңеленнән башкара. Очрашу вакытында коллективны Яңа ел бәйрәме белән котлап, 2013 елда да алар белән бергә булачагына вәгъдә бирде.
Аннары ул шәһәребезнең беренче урта мәктәбендә булды, музеен карады, мәктәп музеена реконструкция үткәрергә һәм мәктәпнең 110 еллыгы уңаеннан спорт залына кирәкле тренажерлар алып бирәчәген вәгъдә итте. Ул шулай ук «Лесной» чишмәсе янындагы яктыртылган чаңгы трассасында да булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X