Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Җылы сүз җан азыгы булуына минзәләлеләр тагын бер кат инандылар

Җылы сүзне, игътибарны кем яратмый! Инвалид булган, мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен бу бигрәк тә шулай. Инвалидлар ункөнлеге кысаларында сукырлар җәмгыятендә әгъза булып торучыларны тәбрикләргә Минзәлә районы башлыгы урынбасары Камил Нәҗмиев, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Татьяна Мясникова килделәр. Камил Нәҗмиев: -Сезнең җәмгыять җитәкчесе Мария Кальсковага рәхмәтемне җиткерәсем килә. Ул инвалидларның төрле...

Җылы сүзне, игътибарны кем яратмый! Инвалид булган, мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен бу бигрәк тә шулай.

Инвалидлар ункөнлеге кысаларында сукырлар җәмгыятендә әгъза булып торучыларны тәбрикләргә Минзәлә районы башлыгы урынбасары Камил Нәҗмиев, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Татьяна Мясникова килделәр.

Камил Нәҗмиев:

-Сезнең җәмгыять җитәкчесе Мария Кальсковага рәхмәтемне җиткерәсем килә. Ул инвалидларның төрле бәйрәмнәрен зурлап уздырырга тырыша. Бәйрәмнәрне уздыру өчен үзе химаячеләрен таба. Районыбыз җитәкчелеге дә инвалидларга төрле ярдәмнәрен күрсәтә. Шушы елларда инвалидлар оешмаларга кереп йөрсен өчен һәр оешмада пандуслар эшләтелде. Районыбыз җирлегендә Президент программалары эшләп килә, алдагы елда элеккеге ХПП тирәсендә 140 балага исәпләнгән балалар бакчасы төзеләчәк, Нефтяниклар бистәсендә массовый төстә катокта шуар өчен универсаль хоккей корты салыначак. Әлеге хоккей кортын җәй көне дә файдаланып булачак, балалар анда футбол уены уйнаячаклар. Сез инвалидлар булсагыз да шәһәребез тормышында актив катнашасыз, без сезнең белән горурланабыз, сау-сәламәт булыгыз. Җәмгыять әгъзалары очрашуга килгән дәрәҗәле кунакларга үзләренең сорауларын бирделәр. Камил Рим улы аларга төпле җавап бирде

Кичәдә район мәдәният бүлегеннән Лениза Якиева, Рузилә Акмалова, Рамил Рахманов, Воровский авыл җирлегенең "Рябинушка" фольклор ансамбле тарафыннан әзерләнгән концерт та зур бүләк булды инвалидларга.

Безнең өстәмә

Җәмгыятьнең химаячеләре Егор Юдин, Луиза Токарева чираттагы ярдәмнәрен күрсәтеп инвалидларны сөендергәннәр. Алар биргән акчага җәмгыять җитәкчелеге инвалидлар ункөнлеге бик яхшы итеп оештырды. Инвалидлар ункөнлеге кысаларында җәмгыять әгъзалары мул чәй табыны артында сыйландылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев