Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Җырлый-җырлый эшләргә

Яңа Мәлкән авыл җирлегендә күпфункцияле үзәкне тантаналы ачканда район башлыгы Айдар Салахов мәлкәнлеләргә шулай диде. Яңа Мәлкән авылындагы 100 урынга исәпләнгән клуб, ФАП һәм китапханәне берләштерүче күпфункцияле үзәк - районда тормышка ашырылучы республика программасы кысаларында төзелгән. - Бүген районда дүртенче объектны ачабыз, - диде Айдар Фәслахович яңа үзәк ачылу уңаеннан...

Яңа Мәлкән авыл җирлегендә күпфункцияле үзәкне тантаналы ачканда район башлыгы Айдар Салахов мәлкәнлеләргә шулай диде.

Яңа Мәлкән авылындагы 100 урынга исәпләнгән клуб, ФАП һәм китапханәне берләштерүче күпфункцияле үзәк - районда тормышка ашырылучы республика программасы кысаларында төзелгән.

- Бүген районда дүртенче объектны ачабыз, - диде Айдар Фәслахович яңа үзәк ачылу уңаеннан авыл халкын котлаганда. - Бүгенге көндә районда 26 программа эшләп килә: юллар салына, балалар бакчалары, клублар һәм башка объектлар төзелә, шул исәптән авыл хуҗалыгына кагылышлылары да бар. Яңа Мәлкән авыл җирлегендә республика программаларының берничәсе тормышка ашырыла. Федераль трассадан авылга керү юлына асфальт салу эшләре бара. Бу җирлектә тагын бер проблема чишелеп бетү алдында - Дусай Кичү авылында суүткәргеч линия төзелеше бара. Болар барысы да дәүләт программалары буенча башкарыла. Мәлкәндә хезмәт сөючән, тырыш кешеләр яши, шул ук вакытта мәдәни чараларда да актив катнашасыз, киләчәктә дә җырлый-җырлый эшләрсез дип ышанам, диде ул.

Форсаттан файдаланып, җирлектә яшәүчеләр үзләренең гозерләрен язмача әзерләп куйганнар иде. Шуларның берсе - Иске Мәлкән авылында эчә торган су мәсьәләсе. Биредә су бар, әмма ул эчәргә яраксыз. Шуңа күрә биредә скважина бораулаганчы иң беренче чиратта сыйфатлы су чыганагын эзләргә кирәк, диелде. Тагын бер мәсьәләнең хәл ителүен көтә авыл халкы - урамга яктырткычлар куелуын. Бу да дәүләт программалары кысаларында башкарыла. Быел ул 6 авылда тормышка ашырылды, Мәлкән авылы киләсе ел программасына кертелде, диде район башлыгы. Мәлкән-Дусай Кичү юлының торышына кагылышлы сорауга болай диелде: районда 9 авыл шушы ук мәсьәләнең чишелешен көтә. Юллар ремонтлау һәм төзү буенча киләсе елгы эшләр планына 2,5 км озынлыгындагы шушы юл участогын да кертү күздә тотыла.

Район башлыгы авыл хуҗалыгына да тукталып узды. Башка хуҗалыклардагы кебек, әлеге җирлектәге "Сөт иле-Минзәлә" агрофирмасының "Мәлкән" бүлекчәсеннең терлекчелек комплексында да яңа технологияләр кертелә. Алга таба продукцияне кабат эшкәртү технологиясен тергезүне җайга салырга кирәк, диеп перспективадагы эшләргә тукталып узды Айдар Фәслахович.

-Авылга яшьләрне тартырга кирәк, торак төзелеше өчен тиешле шартлар тудырырга, авыл җирлеге территориясе чикләрен зурайту мәсьәләсе буенча эшләргә, торак төзергә уйлаган яшь гаиләләргә субсидияләр бирү турында кайгыртырга кирәк, диелде очрашуда.

Күпфункцияле үзәкне төзүдә зур тырышлык куйган Николай Степанов җитәкчелегендәге "Лига" ҖЧҖнең төзүчеләре Илсур Кашаповка, Георгий Малышевка, Татьяна Липинага

район башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды. Яңа Мәлкән авыл җирлеге башлыгы Зөфәр Нәҗметдинов күпфункцияле үзәк төзелеше өчен район җитәкчелегенә, төзүчеләргә, төзекләндерүдә катнашкан авыл халкына рәхмәтен белдерде, әлеге бинаның авыл халкы өчен мөһимлеген билгеләп үтте.

Зөлфия Равилова, авыл китапханәчесе:

-Әлеге үзәк авыл халкы өчен бик тә мөһим, чөнки ничә еллар авылның клубы, ФАПы кысан гына бинада иде, ә безнең 10 меңлек китап фонды булган китапханә, төп бина булмау сәбәпле, соңгы елларда гына да 5-6 урынга күченде. Ниһаять, үзебезнең төп урыныбыз булды. Матур, якты бүлмә бирделәр, сөенечем зур.

Зөләйха Гыйләҗева, клуб мөдире:

-Мәдәни чаралар әзерләсәк тә, бинаның кысанлыгы нык комачаулый иде. Әлеге яңа үзәк авылыбызга ямь өстәде. Халкыбызның матур традицияләрен дәвам итүче, бердәмлеккә туплаучы тәрбияви учак булсын иде ул.

Гөлнур Сизова, Яңа Мәлкән авылы фельдшеры:

-Авыл халкының сәламәтлеге сагында 3 дистә елга якын хезмәт куям, шуның 26 елы - Яңа Мәлкән авылында. Бүгенге көндә 512 кешегә медицина хезмәте күрсәтелә. Яңа биналы булу бөтен авыл халкы өчен зур куаныч ул. Шушы бинада озак еллар эшләргә язсын.

Фәнүзә Нуриева, пенсионер:

-Әлеге үзәкнең ачылуын нык көттек. Мин үзем авыл китапханәсе өчен махсус гөл үстердем, шуны бүләк итәрмен дип торам. Үзәкнең ишекләре һәрчак ачык булсын, алар халыкка хезмәт итсен иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев