Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Җылылык батареяларын кышка әзерләр вакыт

Республика күләмендә 2020-2021 елларга җылыту сезонына әзерлек буенча видео конференция булып узды. Аның эшендә шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Ягафаров һәм оешма-предприятиеләрнең җитәкчеләре, аның урынбасарлары катнашты.

(Дилфас Галиев, “Минзәлә-информ” ).

  Шәһәрдә 169 берәмлек күп катлы йорт бар, аларның кирәк булса ишек-тәрәзәләрен алыштырырга, вентиляция  каналларын тикшертергә кирәк. Социаль яклау учреҗдениеләре 15 августка , ә балалар бакчалары, мәктәпләр 1 сентябрьгә әзер булырга тиеш.

Рамил Ягафаров:

-Безнең район җирлегендә 15 берәмлек ведомство һәм тагы  төрле оешмаларда, мәктәпләрдә 126 җылыту казаны бар. Җылыту сезонына әзерлек барышында җылылык бирү системасының казаннарын һәм инженер челтәрләрен яңадан карап чыгу зарури,   системадагы батареяларны алып юдыртып, прессларга кирәк.  8 июльгә районыбыздагы  169 берәмлек күп катлы  йортның 70 енең әзерлек буенча паспорты бар, бу район буенча 41,4 процент дигән сүз. Электр һәм җылылык хуҗалыгы буенча җаваплы белгечләрне барлап, аларны яңадан укытасы бар. Әлеге белгечләрне укытуга 2020-2021 елгы кышкы ягу сезонына әзерлек буенча педагогия көллияте, авыл хуҗалыгы техникумы, медицина училищесында проблемалар юк.

Һәр елны РФ хөкүмәте карары нигезендә Татарстанда 1 июльдән  торак коммуналь хуҗалыгы өчен бәяләр артып килә. Дәүләт тариф комитеты раслагач, коммуналь хезмәтләр уртача 4 процент тирәсенә артты. Табигый газны ваклап сату бәясе-5,72 сум(куб) тора. Гадәттә табигый газга бәяләр бер еллык итеп билгеләнә. Электр энергиясенә бәяләр 3,78 сумнан 3,93 сумга кадәр артты.   Чүп чыгару бәясе дә 4 процентка үсте.

  Коммуналь челтәрләрдән су һәм канализация өчен бәяләрне көтәбез. Хәер, июль аена килгән квитанцияләрне июнь аеныкы белән чагыштыргач, коммуналь хезмәтләрдән кулланучы һәркем үз бәясен күрәчәк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев